Аксубаево
  • Рус Тат
  • Күптармаклы производствоны үстерергә кирәк

    Узган атнада үткән конференциядә җирле эшмәкәрләр кече һәм урта бизнес эшмәкәрлеге Ассоциациясе Президенты Хәйдәр Хәлиуллин, ТР Сәүдә-сәнәгать палатасының Көньяк-Көнчыгыш идарәсе рәисе Рөстәм Латыйпов, ТРда эшмәкәрлекне яклау Үзәге вәкиле Тимур Билялов, маркетинг-сервис-бюро җитәкчесе Рафик Шәйхетдинов һәм район җитәкчелеге белән кайбер мәсьәләләрне тикшерделәр, алар арасында бизнесның кече тармакларын үстерү мәсьәләсе дә бар...

    Узган атнада үткән конференциядә җирле эшмәкәрләр кече һәм урта бизнес эшмәкәрлеге Ассоциациясе Президенты Хәйдәр Хәлиуллин, ТР Сәүдә-сәнәгать палатасының Көньяк-Көнчыгыш идарәсе рәисе Рөстәм Латыйпов, ТРда эшмәкәрлекне яклау Үзәге вәкиле Тимур Билялов, маркетинг-сервис-бюро җитәкчесе Рафик Шәйхетдинов һәм район җитәкчелеге белән кайбер мәсьәләләрне тикшерделәр, алар арасында бизнесның кече тармакларын үстерү мәсьәләсе дә бар иде.
    Очрашуда прокуратура, МЧС, Роспотребнадзор һәм районның башка хезмәтләре җитәкчеләре катнашты.
    -Республикада милекчелек итүнең кече формаларын үстерү өчен күп нәрсә эшләнә, дәүләт яклавы программалары да эшләп килә,-дип әйтте конференцияне ачып район башлыгы Камил Гилманов. -Узган елда "Лизинг-грант" программасында катнашып, дүрт фермер акча алды, ә быел программада дистәләгән кеше катнашырга тели. Эшләрен башлап кына җибәрүче фермерларга район да ярдәм итә.
    Аксубай районы эшмәкәрләре советы рәисе Марс Гимадиев совет эше һәм эшлекле мохит торышы белән таныштырды.
    -Эшмәкәрләрне борчыган проблемалар турында күп сөйлибез, әмма аларның кайберләре елдан-ел кабатлана,-дип башлады сүзен Марс Әхнәфович. -Төп проблемаларның берсе-электр челтәрләренә тоташу. Мәсәлән, узган елда Валерий Семенов, район икътисад бүлегенең актив тырышлыгы белән "Лизинг-грант" программасы буенча, минерал су, лимонад ясау өчен җиһаз сатып алды. Ә менә электр челтәрләренә тоташу проблемага әверелде. Ике йөз метр тимер чыбыгы сузган өчен 225 мең сум акча сорадылар! Җиһаз алу, 45 процент ташлама белән булса да, эшнең яртысы гына бит әле. Бина төзергә яки аны ремонтларга, тикшерүче структуралар таләпләренә туры килгән шартлар тудырырга кирәк. Нәтиҗәдә, үз эшен башларга хыялланган эшмәкәр кредитларга батудан курка. Лизинг-түләүләрне җиһаз алуга ук каплый башларга, производствоны эшкә җибәрү өчен янәдән кредит алырга кирәк. Без проблемага комплекслы якын килүне тәкъдим итәбез, мәсәлән, җиһазны, эшмәкәр эшен тиз генә башлый алсын өчен әзер килеш кайтарырга. Ул саткан продукция өчен табыш алса лизинг-түләүләрне дә каплый алыр иде. Җитештерүче эшмәкәрләргә "салым каникуллары" бирү дә файдалы булыр иде. Чөнки, кыйммәтле җиһаз сатып алган эшмәкәр, аңардан табыш ала башлаганчы, башка, мәсәлән, сәүдә бизнесыннан алган акчага яши. Минемчә, сәүдә бизнесына да ярдәм кирәк.
    Аксубай районында эшмәкәрлекне үстерү программасы проекты белән башка комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Рәис Галиев таныштырды.
    Районда эшмәкәрлекне үстерү максатларында 2014-2016 елларга чаралар исемлеге планлаштырылган. Бизнес субъектларының мәгълүматлар базасы алып барыла һәм аларның икътисади, салым потенциаллары анализлана.Башкарма комитетның икътисад бүлеге эшләрен башлап кына җибәрүче эшмәкәрләргә документлар әзерләргә һәм дәүләт программаларында катнашу өчен исәп-хисапларны тикшереп карарга ярдәм итә. Финанс ресурслары белән тәэмин итүне арттыру өчен, кредитлар буенча процентларны субсидияләүгә юнәлдерелгән нәтиҗәле чаралар һәм аларны тормышка ашыру, эшмәкәрләрне яклауга коммерция банкларын тарту планлаштырыла.
    Эшмәкәрлекнең колачын тагын да җәелдерү өчен яшьләрне эшмәкәрлек эшчәнлеге серләренә өйрәтергә, "Ел эшмәкәре" бәйгесен оештырырга, "Эшмәкәр көне"н бергәләп үткәрергә һәм анда уңышлы эшләүче бизнесменнарны бүләкләргә ниятли. Безнең районда ярминкәләр еш үткәрелсә дә, белгечләр исәпләвенчә, күргәзмә-ярминкәләрне, эшлекле элемтәләр географиясен киңәйтү, инвесторларны җәлеп итү өчен, яңа баскычка алып чыгарга кирәк. Мәсәлән, район башлыгы җитәкчелегендәге бер төркем эшмәкәрләр һәм авыл җирлеге башлыклары Кукмара эшкуарлары янында өч тапкыр булдылар, әлеге сәяхәтләрдән алар уңай тәэсирләр һәм бай тәҗрибә алдылар. Ә быел 12 эш башлап җибәрүче фермер гаилә фермаларын оештыру тәҗрибәсен өйрәнделәр.
    Проблемалы мәсьәләләр конференцияләрдә, киңәшмәләрдә тикшереләчәк. Шулай ук мәгълүмати яклауны камилләштерү планлаштырыла. Бу максатларда Аксубай муниципаль районының рәсми сайтында "Районда эшмәкәрлек" бүлеген ачу оештырылган. Гомумән, программа проекты үз эченә ун пунктны алган. Эшмәкәрләр советы, башкарма комитет белән киңәшләшкәч, проект эшкәртелеп бетереләчәк һәм апрель азагында расланачак.
    -Гражданнарның иминлеген тагын да арттыру, район тормышын тотрыклы тәэмин итү эшмәкәрлекне актив яклаудан тыш мөмкин түгел,-дип сөйли Рәис Миншакирович. -Бүген кече бизнес икътисадның нәтиҗәле үсүче буыны булып тора. Ел башына 519 кече бизнес субъекты исәпләнелде, эшләп килүче предприятие-67. Эшмәкәрлек өлкәсендә ваклап сату оешмаларының өлеше зур (сәүдә итүнең 256 стационар предприятиесе эшли), шәхси кибетләр саны ел саен арта, әмма күп кенә сәүдә нокталары хуҗалары табыш аз булудан зарланалар, шуңа күрә бизнесны алып баруның яңа юлларын эзлиләр. Өстәмә рәвештә мини-пекарнялар, кафе, шиномонтаж, агач эшкәртү остаханәләре ачалар. Акрынлап икътисад структурасы, хезмәт күрсәтүнең җитештерү тармакларын үстерүне файдалы дип санаган кече һәм урта бизнес өлешен үстерү ягына үзгәрә.
    -Бүгенгесе көндә районда кече бизнесның 62 вәкиле җитештерү белән шөгыльләнә,-дип әйтте икътисад бүлеге җитәкчесе. -Бу-агач эшкәртү (пилорамалар), төзелеш (тәрәзә, ишек, җиһаз, төзелеш блоклары ясау) тармаклары, икмәк пешерү цехлары, чәчтарашлар, шиномонтаж остаханәләре. Тик, кызганычка каршы, эшмәкәрләр саны кими бара. Узган ел белән чагыштырганда аларның саны 150 гә кимегән. Моның сәбәпләре-кече эшмәкәрлекнең актив булмаган субъектларын бетерү, иминият һәм салым взносларының артуы. Узган елда барлык дәрәҗәдәге бюджетларга 30 миллион сумнан артык акча керде, шуның 23 миллионга якыны-җирле бюджетка.
    -Бизнес өлкәсендә проблемалар да аз түгел. Шуларның берсе-мәшгульлекнең "соры" базары барлыкка килү,-дип әйтте Рәис Галиев. -Ягъни эш хакын яшереп түләү. Табыш алу өчен эшмәкәр нәтиҗәләр турында оныта. Бу, әлбәттә инде, хезмәткәргә икеләтә зыян итә: беренчедән, хезмәт хакын конвертта минималь эш хакыннан азрак алу (күзәтчелек органнары аның күләмен контрольдә тота алмыйлар), икенчедән хезмәт хакын исәпләгәндә, чөнки пенсия, декрет түләүләре һәм башка социаль түләүләр эш хакы күләменнән чыгып тотып калына.
    Казан һәм Чистай вәкилләре күп кенә проблемаларны хәл итү юлларын күрсәттеләр.
    -Тәвәккәлләргә, яңа юллар эзләргә куркырга кирәкми.Күптармаклы производствоны үстерергә кирәк: аларның берсе булмаса, икенчесе табыш китерәчәк. Районда җитештерүнең әлегә буш урыннары бар. Мәсәлән, төзелеш материалларын ягадан кайтарабыз, авыл хуҗалыгы продукциясе эшкәртү буенча предприятие юк. Җитештерегез, ә җитештерүчеләргә без һәрвакытта ярдәм күрсәтәбез -дип тәмамлады үз чыгышын район башлыгы.
    Очрашу соңында Камил Гилманов уңышлы эшмәкәрләр-Аркадий Яшмурзин, Сергей Сандимиров һәм Гүзәлия Әгъләмиевага Рәхмәт хаты тапшырды. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең Мактау грамотасына Анатолий Семенушкин лаек булды.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: