Аксубаево
  • Рус Тат
  • Котыру авыруын профилактикалау

    Аксубай районында 2016 һәм 2017 елларда кешеләрнең котыру чире белән авырулары теркәлмәгән. Ел саен авыл хуҗалыгында һәм шәхси йортларда асралган малларга котыру авыруына каршы профилактик иммунлаштыру үткәрелә. Терлекләр арасында котыру чиренең иң күп очраклары февраль-март һәм октябрь-ноябрь айларында күзәтелә. Котыру - куркыныч вирус инфекцияле авыру, кешегә ул авыру хайван тешләгәндә...

    Аксубай районында 2016 һәм 2017 елларда кешеләрнең котыру чире белән авырулары теркәлмәгән.

    Ел саен авыл хуҗалыгында һәм шәхси йортларда асралган малларга котыру авыруына каршы профилактик иммунлаштыру үткәрелә. Терлекләр арасында котыру чиренең иң күп очраклары февраль-март һәм октябрь-ноябрь айларында күзәтелә. Котыру - куркыныч вирус инфекцияле авыру, кешегә ул авыру хайван тешләгәндә аның селәгәе аша күчә.

    Котыру авыруына каршы профилактик иммунлаштыру әлеге авыруны йоктыру куркынычы зур булган һөнәр кешеләренә (аучыларга, ветеринар диагностика лабораториясе хезмәткәрләренә һ.б.) ясала. Иммунлаштыруны бер елдан соң кабатлау таләп ителә. Әгәр кеше котыру авыруын йоктыру куркынычы туган зонада булуын дәвам итсә, аны һәр өч ел саен үткәрергә тәкъдим ителә. Хайван тешләгәндә иң мөһим чараларның берсе - яраны вакытында эшкәртүне өй шартларында да үтәп була. Моның өчен тиз арада тешләгән урынны җылы су һәм сабын белән юып, йод белән яра тирәсен эшкәртергә һәм стериль бәйләвеч ябарга. Аннан соң ашыгыч рәвештә яшәү урыны буенча поликлиникага яки травмпунктка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Табиб кушуы буенча үз вакытында ясалган прививкалар гына котыру авыруы белән авырган хайван тешләгән кешенең иминлегенә, саулыгына һәм чир йоктырып үлеп китмәвенә гарантия булып тора.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: