Аксубаево
  • Рус Тат
  • Коммунистлар аксубайлылар белән очрашты

    Татарстан Республикасы КПРФ фракциясеннән РФ Дәүләт Думасы депутаты Виктор Пешков Аксубай районында булып китте. Аның районга сәфәре район башлыгы Камил Гилманов белән очрашудан башланды. Түгәрәк өстәл артында төбәк һәм муниципаль дәрәҗәдәге бюджетларны арттыру, җитештерүне үстерү һәм авыл хуҗалыгына ярдәм итү, яңа эш урыннары булдыру мәсьәләләре тикшерелде. Депутат районның инфраструктура үсешендә...

    Татарстан Республикасы КПРФ фракциясеннән РФ Дәүләт Думасы депутаты Виктор Пешков Аксубай районында булып китте.

    Аның районга сәфәре район башлыгы Камил Гилманов белән очрашудан башланды. Түгәрәк өстәл артында төбәк һәм муниципаль дәрәҗәдәге бюджетларны арттыру, җитештерүне үстерү һәм авыл хуҗалыгына ярдәм итү, яңа эш урыннары булдыру мәсьәләләре тикшерелде. Депутат районның инфраструктура үсешендә уңай динамиканы, аның төзеклеген билгеләп үтте.

    Виктор Пешков Аксубай район суды коллективлары белән очрашты. Депутат суд рәисе Альбина Никитина белән җәмгыятьнең суд системасына, судларның ачыклыгына мөнәсәбәте, халыкның хөкемдарларга ышанычы, гамәлдәге кануннарның кулланышы, җинаять кодексына кертеләчәк үзгәрешләр турында фикер алышты. Ул рәиснең суд процессларын аудио- һәм видеотасмаларга яздыруга, киләчәктә район судларында присяжныйлар утырышын кертүгә кагылышлы яңалыклар турындагы фикерләрен тыңлады. Суд рәисе Альбина Никитина Россия Федерациясе судьяларының XI Бөтенроссия съездына сайланган - депутат белән анда хәл ителәчәк мәсьәләләр тикшерелде.

    Дәүләт Думасы депутатының район гәзите коллективы белән очрашуы үзара кызыклы үтте. Әңгәмә барышында "ТАТМЕДИА" АҖ филиалы район гәзите директор-мөхәррире Айдар Моратшин район ММЧ алдында торган проблемалар, атап әйткәндә, район гәзитләренә язылу бәяләренең кыйммәтләнүе һәм, табигый ки - тиражларның кимүе турында сүз алып барды.

    Район гәзите бүген район территориясендә басылып чыккан бердәнбер массакүләм мәгълүмат чарасы - үзенә күрә район халкы белән элемтәгә керүнең бердәнбер юлы. Район гәзитләре Татарстанда нәшер ителгән барлык басма продукцияләренең төп тиражын тәшкил итә. Әмма почта чыгымнарының артуы сәбәпле, басмалар бүген күпләргә мөмкин булмаган чик булып тора. Журналистлар депутаттан Дәүләт Думасында үз фракциясеннән басмага чыгымнарны өстәмә субсидияләштерү турындагы тәкъдим кертүен үтенделәр һәм редакция коллективы, журналистлар даими очрап торган башка проблемалар - хезмәткәрләрнең ипотека һәм ташламалы торак алу программасына керү мөмкинлеге, район журналистларына ярдәм йөзеннән нинди дә булса грант булмау кебек башка мәсьәләләрне дә күтәрделәр. Журналистлар шулай ук сентябрь аенда узачак Дәүләт Думасына депутатлар сайлау темасына да тукталдылар.

    Очрашу соңында Виктор Пешков, асубайлылар белән очрашуның кызыклы үтүе һәм очрашуда күтәрелгән кайбер мәсьәләләрне канун инициативаларын кертүдә кулланачагын билгеләп үтте.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: