Аксубаево
  • Рус Тат
  • Күнегүләр уңышлы үтте

    4 нче октябрьдән алып 6 нчы октябрьгә кадәр башкарма хөкүмәт органнары, җирле үзидарә органнары һәм оешмалар катнашында гражданнар оборонасы буенча массакүләм күнегүләр үткәрелде. Аксубай муниципаль районының гражданнар оборонасы җитәкчесе - Аксубай район башлыгы Камил Гилманов боерыгы буенча күнегүләр безнең районда да үтте. Гражданнар оборонасы илләр арасында килеп туган бәхәсләрдән, табигать...

    4 нче октябрьдән алып 6 нчы октябрьгә кадәр башкарма хөкүмәт органнары, җирле үзидарә органнары һәм оешмалар катнашында гражданнар оборонасы буенча массакүләм күнегүләр үткәрелде.

    Аксубай муниципаль районының гражданнар оборонасы җитәкчесе - Аксубай район башлыгы Камил Гилманов боерыгы буенча күнегүләр безнең районда да үтте. Гражданнар оборонасы илләр арасында килеп туган бәхәсләрдән, табигать афәтләреннән халыкны, аның милкен, җәмгыяви материаль байлыкларны, мәдәни мирасны саклау өчен оештырыла. Һәм даими күнегүләр оештыру буенча комиссия әгъзалары, төркемнәр гадәттән тыш хәл килеп чыгуга әзер булсыннар өчен үткәрелә.

    4 нче октябрь көнне гражданнар оборонасы чаралары үтәлешен тәэмин итү буенча өйрәнү сигналы җирле үзидарә органнарына, районның гражданнар оборонасы хезмәте җитәкчеләренә, штаттан тыш оешмаларга һәм оешма җитәкчеләренә җиткерелде. Иртәнге сәгать 8.00 дә аларның барысы да район Советының утырышлар залына җыелды.

    Аксубай районы гражданнар оборонасы җитәкчесе Камил Гилманов җыелучыларга хәлне һәм күнегүләр буенча бурычларны аңлатты. Мәгълүматларны, гражданнар оборонасы чараларын үтәү турында, хәбәрләрне югары органнарга җиткерү буенча 6 нчы номерлы эшче төркем оештырылды. Шулай ук хәрби чор шартларында эшләүгә күчү буенча чаралар эшләнде, гражданнар оборонасы планы буенча чаралар үтәлешенә әзер булу эшләре алып барылды. Көн дәвамында "тревога" сигналлары җаваплы затларга берничә тапкыр килеп иреште.

    - Гражданнар оборонасының хәбәр җиткерү һәм элемтә хезмәте районның кизү диспетчер хезмәте белән берлектә күнегүләр буенча кергән хәбәрне башкаручыларга сыйфатлы һәм үзвакытында җиткерде, - дип билгеләп үтте Аксубай янгын сагы гарнизоны җитәкчесе вазифасын вакытлыча башкаручы - районның гражданнар оборонасы буенча җитәкчесе урынбасары Руслан Ибляминов.

    Безнең районда гражданнар оборонасы буенча эш даими алып барыла. Моңа да карамастан, гражданнар оборонасы өчен җаваплы затларга карата җитди таләпләр куела. Бүгенгесе көндә гадәттән тыш хәлләр бик еш булып тора. Бу - самолетлар төшү, терактлар, эре предприятиеләр һәм заводларда аварияләр.

    - Тулаем алганда Аксубай районы имин дип санала - бездә су басу куркынычы янаган зур сулыклар, эре сәнәгать предприятиеләре юк. Шулай да без теләсә нинди гадәттән тыш хәлләргә, эвакуацияләнгән кешеләргә ярдәм күрсәтергә әзер булырга тиешбез.

    Чөнки Татарстан Республикасы Премьер министры - Татарстан Республикасының гражданнар оборонасы җитәкчесе Илдар Халиков боерыгы нигезендә гадәттән тыш хәл килеп туганда, Аксубай муниципаль районы Түбән Кама шәһәреннән эвакуацияләнгән халыкны урнаштырырга, кирәк-ярак белән тәэмин итәргә тиеш. Барлыгы 105 мең кешене кабул итү каралган. Моңардан тыш, мәдәни байлыкларны саклауга алырга да, - дип белдерде район башлыгы урынбасары - эвакуациянең кабул итү комиссиясе рәисе Илшат Заһидуллин.

    Бүгенгесе көндә районда эвакуацияләнгән халыкны 21 кабул итү пункты оештырылган һәм эшли. Гражданнар оборонасы буенча күнегүләр үткәрелгән көнне аларның берсе эшләде ул Иске Кармәттә урнашкан күнегү чаралары үткәрелгән көнне үз эшен төгәл оештырды. Бу хакта авылга керү юлында куелган күрсәткечләр белдерде, бина алдында автоколонна өчен мәйданчык, борылу урыны әзерләнде, чөнки гадәттән тыш хәл килеп туганда автомобильләр бер-берсенә хәрәкәт итәргә комачауларга тиеш түгелләр. Каршы алучыларның барысы да әзер иде - алар сафка тезелеп басканнар, һәркайсының противогазы бар, фойеда эшче төркемнәрнең исеме язылган табличкалар өстәлләргә куелган, эвакуацияләнгән кешеләрне исәпкә алу, аларны вакытлыча урнаштыру урыны, команда буенча хәбәр бирү системасы булдырылган (шундый система авыл үзәгендә урнаштырылган). Шунда ук кабул итү пункты бар, ана һәм бала өчен бүлмәне балалар бакчасында әзерләгәннәр, медпункт та эвакуацияләнгән кешеләрне кабул итәргә әзер.

    Килгән "эвакуацияләнгән" затларны - районның баш коткаручысы, автоколонна җитәкчесе Руслан Ибляминовны, эвакуацияләүнең кабул итү пункты рәисе Илшат Заһидуллинны, Александр Башкиров һәм гадәттән тыш хәлләр килеп туганда ничек эшләүләрен күзәтү өчен килгән авыл җирлеге башлыкларын Түбән Кама шәһәреннән китерелгән эвакуацияләнгән кешеләрне кебек кабул иттеләр. Автоколонна җитәкчесенең документларын тикшерделәр, исемлекләрне күчереп яздылар, инструкциягә нигезләнеп тиешле журналлар тутырылды, эвакуацияләнгән гражданнарны авыл кешеләренең өйләренә урнаштырдылар. Монда күнегүләрнең тамга өчен генә үткәрелмәве күренеп торды.

    Күнегүләр тәмамлангач, Аксубай муниципаль районының эвакуацияләнгән кешеләрне кабул итү комиссиясе утырышы булды.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: