Аксубаево
  • Рус Тат
  • Киләсе буын өчен урман утыртыйк

    Безнең республика Россиянең аз урманлы төбәге. Татарстанда урманнар гомуми мәйданның 17,6 процентын алып торалар. Аксубай районында да урманнар мәйданы шул ук күләмдә дияргә мөмкин. Рәсми мәгълүматларга караганда, республикада бер кешегә карата урманнарның 0,36 гектары туры килә. Алты ел рәттән республикада һәм район территориясендә "Урман утырту көне" акциясе оештырыла. Ул ике...

    Безнең республика Россиянең аз урманлы төбәге.

    Татарстанда урманнар гомуми мәйданның 17,6 процентын алып торалар. Аксубай районында да урманнар мәйданы шул ук күләмдә дияргә мөмкин. Рәсми мәгълүматларга караганда, республикада бер кешегә карата урманнарның 0,36 гектары туры килә. Алты ел рәттән республикада һәм район территориясендә "Урман утырту көне" акциясе оештырыла. Ул ике этапта үтә: язын - май аенда, көзен - октябрьдә. Быелгы акция 1 октябрьдә башлана һәм 31 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк.

    Бу чорда бистәне һәм авылларны яшелләндерергә теләүче һәркем үз өлешен кертә ала. Кешеләр күпләп йөргән, ял иткән урыннарда куаклар утырту күздә тотыла. "Агач утырту көне"ндә катнашучыларны Аксубай урманчылыгы материал белән тәэмин итәчәк. Бүлеп бирелгән мәйданнарда утырту өчен нарат, чыршы, каен, миләш, балан, сәрви агачы, башка куаклар үсентеләре тәкъдим ителә. Ләкин эшкә алыныр алдыннан урманчылык белгечләре белән киңәш тотарга кирәк, урман сагы вәкилләре урман утырту эшендә теләп ярдәм итәчәк. Дөрес утыртмау сәбәпле үсентеләр һәлак булган очраклар аз түгел. Киңәш алу өчен 2-73-53 телефонына шалтыратыгыз.

    Республикада әлеге акцияне үткәрүгә урман хуҗалыгы министрлыгы быел 3 миллион данәгә якын утырту материалы бүлеп бирде. Бу күләмнең яртысы быелның язгы чорында файдаланылды.

    Урманнарны яңарту акциясенең төп максаты - торак пункт территорияләрен яшелләндерү генә түгел, ә инде республиканың урман ресурсларын арттыру һәм яңарту, экологик хәлне яхшырту да. Тагын бер мөһим фактор - ул кешеләрдә табигатькә сакчыл карау хисен тәрбияли. Мәсәлән, үзе утырткан агачның ботагын сындырырга кемнең кулы күтәрелер икән?

    - Агачлар утыртырга теләүчеләр саны елдан-ел арта бара, - дип сөйли урманчылык җитәкчесе урынбасары Юрий Сазонов. - Бу төрле оешмалар, хезмәт, мәктәп коллективлары. Шунысын истә тотарга кирәк, куакны утыртып кына калмыйча, аны карап торырга, сакларга да кирәк. Болай эшләмәгәндә үсенте һәлак булырга мөмкин. Шуңа да, үсенте алырга килер алдыннан нинди агачларны кая утыртырга кирәклекне, аларны ничек саклауны тәэмин итү турында уйларга кирәк.

    Аксубай урманчылыгы һәм Аксубай урман хуҗалыгы коллективлары экологик акциядә катнашучылар өчен үрнәк булып торалар. Алар хезмәте бәрабәренә Ташлы чокыр чишмәсе, әйләнеп үтү юлы янындагы аллея яшелләнә, матурая.

    Әлеге акциядә һәркем катнашып, киләчәк буын өчен үзеннән мирас калдыра ала.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: