Аксубаево
  • Рус Тат
  • КДН күзәтүендә

    Иске Ильдеряк авыл җирлегендә балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссиянең (КДН) күчмә утырышы булып үтте. Авыл җирлегендә исәптә торган уңышсыз гаиләләр белән алып барылган профилактик эшләр турында җирлек башлыгы Валерий Альметкин сөйләде. Авыр тормыш хәленә юлыккан гаиләләр белән җәмәгать советы да, ТОС вәкилләре дә, авылның ихтирамга лаек...

    Иске Ильдеряк авыл җирлегендә балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссиянең (КДН) күчмә утырышы булып үтте.

    Авыл җирлегендә исәптә торган уңышсыз гаиләләр белән алып барылган профилактик эшләр турында җирлек башлыгы Валерий Альметкин сөйләде. Авыр тормыш хәленә юлыккан гаиләләр белән җәмәгать советы да, ТОС вәкилләре дә, авылның ихтирамга лаек кешеләре дә эшли, дип билгеләп үтте ул. Һәм бу үз җимешләрен дә бирә. Торак проблемаларын җайга салуда булышканнар, сыер, кер юу машинасы сатып алуда ярдәм иткәннәр.

    Мәктәп директоры Алексей Буинский "Укучылар белән үткәрелгән шәхси-профилактик эшләр турында"гы доклад белән чыгыш ясады. Мәктәптә - 6, мәктәптән тыш эшләр үзәгеннән 8 түгәрәк эшләп килүен билгеләп үтте. Укучыларның мәктәптән тыш вакытта мәшгульлеген оештыруга бәйле проблема юк. Каникул вакытларында лагерьләр эшли. Укучылар мәктәпкә даими йөриләр, сәбәпсезгә дәрес калдыручылар юк. Тулаем алганда, мәктәптә хәл тотрыклы.

    Социаль куркыныч торышта булган гаиләләргә беркетелгән җитәкчеләр дә хисап тотты. Гамьсез әти-әниләргә карата ата- ана хокукыннан мәхрүм итү карары кабул ителде. Ананың даими эчеп йөрүе һәм элементар шартлар булмау балалар тормышына һәм сәламәтлегенә куркыныч тудыра. Хатын-кызның ялгыш юлга баскан чагы да була. КДН шундый гаиләләр белән эшли, алкогольдән дәвалануга җибәрә, эшкә урнашуда ярдәм итә. Дөрес юлга басканнарга балаларын кире кайтаралар, әмма тиешле органнар аларны даими күзәтеп торалар.

    - Безнең өчен иң мөһиме - бала сәламәтлеге, - дип ассызыклады балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссия рәисе Сергей Александров.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: