Аксубаево
  • Рус Тат
  • Карасуда – ФАП, Кәкре Күлдә – юл

    Кәкре Күл, Яңа Александровка һәм Түбән Баланда авылларын тоташтырган асфальт юл Күкре Күл авыл җирлеге халкы өчен төп вакыйгаларның берсе булды. Үзара салым 116 мең сум җыелган. Республика ярдәме белән әлеге акча юлларга вак таш салуга, суэтем башнясы өчен насос, санитария зонасы өчен материаллар сатып алуга, су торбаларын ремонтлауга тотылачак....

    Кәкре Күл, Яңа Александровка һәм Түбән Баланда авылларын тоташтырган асфальт юл Күкре Күл авыл җирлеге халкы өчен төп вакыйгаларның берсе булды.

    Үзара салым 116 мең сум җыелган. Республика ярдәме белән әлеге акча юлларга вак таш салуга, суэтем башнясы өчен насос, санитария зонасы өчен материаллар сатып алуга, су торбаларын ремонтлауга тотылачак. Ут яктырткычлар сатып алу һәм урнаштыру да планлаштырыла. Шулай ук каты көнкүреш калдыкларын җыю һәм чыгаруга, юлларны кардан чистартуга, Җиңү паркын, Кәкре Күлдә ял паркын төзекләндерүгә, мотопомпа һәм янгыннан саклагыч бияләйләр сатып алуга да юнәлдерәчәкләр.

    2016 елда Кәкре Күлдә насосны алыштырганнар, Кәкре Күлдә һәм Түбән Баландада санитария зонасында скважиналар урнаштыру эшләре дәвам итә, суүткәргечләр челтәре ремонтлана. Урам яктырткычларның барысы да санагыч җиһазга тоташтырылган. Тагын 30 лампа кую планлаштырыла. Авылда 3 йорт төзелеше тәмамланган, тагын ике йорт рәсмиләштерелә һәм тагын дүртесе төзелә.

    Төзекләндерүгә килгәндә, элеккеге балалар бакчасы территориясендәге карт агачларны кискәннәр. Йортларга һәм биналарга адреслы такталар урнаштырылган. Сөлчә елгасына агучы субүлгеч ремонтланган. Кәкре Күлдә 9 майга төп һәйкәлләр төзекләндерелгән, авыл клубы тирәсенә брусчатка җәелгән. Үләт базы коймасы ремонтланган. Югары Баландага кадәр юлга таш җәелгән. Суүткәргеч челтәрләр проблема булып кала бирә. Түбән Баланда авыл клубына ремонт ясау таләп ителә, электрүткәргечләрне һәм җылыту казаннарын алмаштырырга кирәк. Икенче яртыеллыкта Кәкре Күл зираты коймаларын ремонтлауны төгәлләргә, урам яктырткычларын модернизацияләүне дәвам итәргә, артезиан скважиналарны норматив хәлгә китерергә һәм урамдагы коеларны төзекләндерергә.


    Карасуда быел фельдшер-акушерлык пункты сафка басты, тиздән аны файдалануга тапшырачаклар. Халык ике фермер хуҗалыгын, ике гаилә фермасын оештырган. Төзекләндерү буенча: православие зираты өчен яңа коймалар, урамнарны яктырту өчен 12 ут саклагыч яктырткыч сатып алынган. Берничә урамда бишенче үткәргеч сузу кирәк. Сентябрь аенда яңа суэтем башнясы урнаштырылачак.

    Җитәкчеләр белән очрашуда авыл халкы иске ФАП бинасында ветеринария пункты ачу тәкъдиме белән чыкты.

    Район башлыгы Камил Гилманов Карасу эшмәкәрләренең актив булуын билгеләп үтте. "Тырыш, булдыклы кешеләрнең эшләре дә уңышлы бара, алар яңа эш урыннары булдыралар. Андыйлар күбрәк булсын иде", - дип ассызыклады ул.


    Яңа Кармәт авыл җирлеге брничә авылны берләштерә.

    Соңгы елларда монда зур суммада средство салынды. "Чиста су" Президент программасы да эшләде. Асфальт япмалы юл төзелде. Соңгы елларда беренче тапкыр туучылар саны үлүчеләр санын куып тотты. Ярты ел эчендә җирлектә 10 кеше үлгән, тугыз бала дөньяга килгән.

    Башлангыч мәктәпнең авыл клубы түбәсе астына күчүе яңакармәтлеләр өчен символлы вакыйга булды. Аеруча да бу мәктәптә белем алучы 5 укучының әти-әнисе өчен зур билгеләнешкә ия.

    Авылны төзекләндерү буенча эшләр дә план буенча бара. Рус Кармәтендә урам яктырткычларын реконструкциялиләр. Район башлыгы Камил Гилманов гади яткырткычларны энергияне саклый торганнарына алыштырырга тәкъдим итте. Яңа Кармәттә мәктәп һәм клубны әйләндереп алган коймаларны алыштырдылар. Юлларга вак таш салу эше бара. Православие динен тотучылар инициативасы буенча районда иң борынгысы саналган Рус Кармәте авылы чиркәвендә гыйбадәт кылу яңартылды.

    Проблема булып авылны су белән тәэмин итү тора. Икенче скважинаны урнаштыру эшләре алып барыла.

    Яңа Думада исә, элеккечә, позитив үзгәрешләр күп. Район башлыгы билгеләп үткәнчә, яшьләрнең күбесе авылда кала, яхшы йортлар төзелә, халык терлек асрау һәм эшкуарлык белән мәшгуль. Гаилә фермалары хисабына җирлектә барлыгы 720 баш мөгезле эре терлек исәпләнә. Күпчелек кешеләр өчен сөт сату күпкә файдалы.

    Үзара салым акчасы 200 мең сумнан артык җыелган. Республика ярдәме белән бу акчага карт агачларны кисәргә, юлларны төзекләндерергә, Думада каты көнкүреш калдыклары өчен полигон төзергә планлаштыралар. Авыл җирлеге башлыгы, үзара салым акчасын нәкъ менә анык кая юнәлтү кирәклеген билгеләү өчен, тагын бер кат гражданнар җыелышы үткәрергә тели.

    Ел саен җитәкчеләр белән очрашуда авыл кешеләре урамда йөрүче маллардан зарлана. Авыл кешеләре моны үзләре дә тәртипсезлек дип атыйлар. Шул ук вакытта авыл җирлекләре башлыкларының ваемсыз хуҗаларга карата административ штраф салу вәкаләте дә пәйда булды. Камил Гилманов әлеге мәсьәләгә тиз арада ачыклык кертергә боерды.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: