Аксубаево
  • Рус Тат
  • Капиталны инвалид бала ихтыяҗларына

    Агымдагы елдан ана капиталы акчасын РФ территориясендә рөхсәт ителгән, методико-социаль экспертиза (МСЭ) учреҗдениесе тарафыннан эшләнгән шәхси тернәкләндерү яки абилитация (ИПРА) программасына нигезләнеп балаларның җәмгыятькә социаль яраклашуы һәм интеграциясе өчен товарлар һәм хезмәтләр алуга сарыф ителгән чыгымнарны каплауга юнәлтү мөмкин. Инвалид баланың әти- әнисе медико-социаль экспертизага юллама алу өчен сәламәтлек саклау...

    Агымдагы елдан ана капиталы акчасын РФ территориясендә рөхсәт ителгән, методико-социаль экспертиза (МСЭ) учреҗдениесе тарафыннан эшләнгән шәхси тернәкләндерү яки абилитация (ИПРА) программасына нигезләнеп балаларның җәмгыятькә социаль яраклашуы һәм интеграциясе өчен товарлар һәм хезмәтләр алуга сарыф ителгән чыгымнарны каплауга юнәлтү мөмкин.

    Инвалид баланың әти- әнисе медико-социаль экспертизага юллама алу өчен сәламәтлек саклау оешмасына мөрәҗәгать итәргә тиеш.

    Аннан соң балага кирәк булган тиешле товарлар һәм хезмәтләр исемлеген ИПРАга кертү турындагы гариза белән МСЭ учреждениесенә мөрәҗәгать итәргә. Исемлеккә 47 товар һәм бер укыту-секретарь хезмәте керә.

    МСЭ учреждениесе гаризаны караганнан һәм товар һәм хезмәт турындагы мәгълүматны ИПРАга керткәннән соң гаилә түләү турындагы барлык документларны да саклап, аларны ала алачак. Хезмәтләргә түләү очрагында бу сату-алу килешүләре, товар яки касса чеклары яки товар өчен түләүне раслаган башка документлар. Килешү канун нигезендә билгеләнгән тәртиптә төзелгән булырга тиеш.

    Тагын шуны билгеләп үтү мөһим, шәхси тернәкләндерү программасының товарлар һәм хезмәтләр алган көнгә гамәлдә булуы шарт.

    Товарны алганнан соң (хезмәтне түгел), гаилә социаль яклау идарәсенә (социаль хезмәт күрсәтү йөкләнгән орган) алынган товарның булуын раслау өчен мөрәҗәгать итәргә тиеш. Социаль яклау органының вазифаи вәкиле мөрәҗәгать иткән көннән соң 5 көннән дә соңга калмыйча гаиләнең өенә килә һәм товар булуын тикшерү турында акт тутыра, аның бер нөсхәсе ПФРга тәкъдим итү өчен гаиләдә кала.

    Шуннан соң сертификат иясе Пенсия фонды идарәсенә, тиешле документларны тәкъдим итеп, товар яки хезмәт алуга тотылган чыгымнарны каплауны сорап мөрәҗәгать итә. Уңай карар кабул ителгән очракта ана капиталы акчасыннан кирәкле сумма, гариза кабул ителгән көннән 2 айдан да соңга калмыйча, сертификат иясе счетына күчә.

    Бу турыда тулырак Пенсия фонды сайтында "Тормыш хәлләре" бүлегендә белеп була.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: