Аксубаево
  • Рус Тат
  • Кандидатлар аксубайлылар белән очрашты

    Аксубай районында "Бердәм Россия"дән алдан тавыш бирү кысаларында праймериз катнашучыларының халык белән очрашуы үтте. Аксубайлылар, һәрвакыттагыча, активлык күрсәттеләр, очрашуны эш сәгатеннән соң гына оештырсалар да, район Мәдәният йорты залы халык белән тулы иде. Аксубай районы сайлаучылары белән Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллин, "Казан шәһәренең торак инвестиция компаниясе" ҖЧҖ...

    Аксубай районында "Бердәм Россия"дән алдан тавыш бирү кысаларында праймериз катнашучыларының халык белән очрашуы үтте.


    Аксубайлылар, һәрвакыттагыча, активлык күрсәттеләр, очрашуны эш сәгатеннән соң гына оештырсалар да, район Мәдәният йорты залы халык белән тулы иде.

    Аксубай районы сайлаучылары белән Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллин, "Казан шәһәренең торак инвестиция компаниясе" ҖЧҖ генераль директорының беренче урынбасары Марат Хәйруллин, Россия Федерациясе Федераль җыенының Дәүләт Думасы депутаты ярдәмчесе Лилия Хөснетдинова очрашты.

    "Бердәм Россия"дән алдан тавыш бирү 2016 елның 22 маенда үтә. Бу көнне 6 сайлау округының һәркайсында якынча, 56 дан 128 гә кадәр 560 участок ачыла. Аларның адресларын pg.er.ru алдан тавыш бирү сайтында табарга була. Сайлаучылар берничә кандидат өчен тавыш бирә ала. Тавыш бирү көнендә Аксубайда 10 сайлау участогы ачыла. Тавыш бирүдә безнең районнан 6 мең кеше катнаша.

    Очрашуга килүчеләрне район башлыгы Камил Гилманов сәламләде.

    - Нәкъ менә хезмәт кешесен, авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре - эре инвесторларны кебек үк, милекчелекнең кече формасы предприятиеләре хуҗаларын хуплау,безнең авыл хуҗалыгы районы өчен иң мөһиме булып тора. Кризис елларында да без, авылда тормыш шартларын яхшыртуга юнәлдерелгән программалар сыйфатында, Россия һәм Татарстан хөкүмәтеннән һәрьяклап ярдәм тоябыз. Без Россия Дәүләт Думасында авыл кешеләре мәнфәгатьләрен нәкъ менә депутат-аграрчылар якласын өчен тавыш бирәчәкбез, - дип билгеләп үтте Камил Гилманов.

    Очрашуда катнашучылар беренче скипер - Айрат Нәҗип улы Хәйруллинны җылы кабул иттеләр. Күпләр аның белән районда өч атна элек булып үткән очрашудан таныш. Айрат Хәйруллин - аксубайлыларга якын. Депутат Казан каласында туып үсүенә (1970 елда) карамастан, нәкъ менә җир белән бәйле һөнәрне сайлаган. М.Горький исемендәге Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлаган. Үзенең хезмәт биографиясе дәвамында ул, Республикада алты агросәнәгать компаниясенә нигез салып, Татарстанның иң күренекле агросәнәгатьчеләренең берсе була. 1999 елда ТР Дәүләт Советына депутат итеп сайлана. ТР Дәүләт Советы депутаты булып торган чорда социаль мәсьәләләргә, су белән тәэмин итүгә, салаларны газлаштыруга, юллар торышын яхшыртуга, эчке төзекләндерү һ.б.ларга зур игътибар бирә. Аз тәэмин ителгән гаиләләргә һәм өлкән яшьтәге граҗданнарга ташламалы түләү системасы да аның катнашы белән эшләнә. Торак коммуналь хуҗалык, юлларның начар булуына, машиналар өчен парковка урыннары, балалар мәйданчыклары булмау, пенсияләрнең һәм хезмәт хакларының түбән булуына бәйле проблемаларны хәл итүне үзенең төп бурычы итеп саный.

    Айрат Хәйруллин дүртенче, бишенче һәм алтынчы чакырылыш РФ Дәүләт Думасында иң актив депутатларның берсе булып тора. Бу вакыт эчендә ул 260 канунлы инициатива керткән, аларның күпчелеге кабул ителгән һәм басылып чыккан.

    Айрат Нәҗип улы Россия Дәүләт Думасында аграр мәсьәләләр буенча комитет рәисенең беренче урынбасары постын били, милли проектларны тормышка ашыру буенча эшче төркем җитәкчесе урынбасары булып тора.

    - 2004 елда, үземнең беренче бюджетымны кабул иткәндә, Россия Федерациясендә авыл хуҗалыгына 16 миллиард сум (Беларусь Республикасы бюджетыннан дүрт тапкырга ким) акча бүленде. Унөч ел эчендә безгә авыл хуҗалыгы бюджетын унбиш тапкырга үстерү мөмкин булды, быелгысы елга да без аны 237 миллиард сум дәрәҗәсендә якладык, - дип билгеләп үтте депутат Хәйруллин. - Көнбатыш илләренә игълан иткән контрсанкцияләр - безгә зур мөмкинлекләр ачты, әмма безгә озак сроклы кредитлар һәм аларга процентларны киметү кебек күп кенә мәсьәләләрне хәл итәргә кирәк, чөнки авыл хуҗалыгы - зур капитал кертүне таләп иткән тармак.

    Депутат демографик хәлгә дә тукталды, нәкъ менә авыл гаиләләрендә генә өчәр бала туа, бу йөз елда өч буын, тулаем алганда, һәр нәселдән 363 кеше, дип санап үтеп, аларның тормыш дәрәҗәсе, хезмәт хаклары, шәһәр кешеләренекеннән ким булмаска тиеш, дип ассызыклады.

    Төбәк төркеме (Татарстан Республикасы) составында Гомумхалык алдан тавыш бирүдә катнашуга кандидат - "Казан шәһәренең торак инвестиция компаниясе" ҖЧҖ генераль директорының беренче урынбасары Марат Хәйруллин да аксубайлыларны үзенең сайлау алды программасы белән таныштырды.

    Марат Хәйруллин 1967 елда хәрби хезмәткәр гаиләсендә дөньяга килә, Казан дәүләт университетының тарих факультетын тәмамлый. Армиядә хезмәт иткәннән соң, озак еллар Казан шәһәре югары уку йортларында белем бирә, фәнни эшчәнлек белән шөгыльләнә. Финанс-икътисад белгечлеге буенча икенче югары белем ала, ике тапкыр Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты итеп сайлана. Татарстан Республикасы Дәүләт Советында "Бердәм Россия" фракциясе җитәкчесе урынбасары, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Комитеты рәисенең икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык буенча урынбасары була.

    - Мин сезнең районда беренче тапкыр, әмма яңа гына төзелгән объектлар - балалар бакчасын, спорт мәйданчыкларын, Аксубайның төзекләнүен күрергә өлгердем. Дәүләт Думасына нәкъ менә республика, тулаем ил халкының тормыш дәрәҗәсен күтәрү өчен барам, - дип билгеләп үтте Марат Илдус улы.

    Чыгышы соңында, Татарстанда республика башлыгы бары тик Президент булып кына аталырга тиеш, илдә халыклар, милләтләр, телләр тигез хокуклы булырга тиеш, дип аерым ассызыклады.

    Россия Федерациясе Федераль җыенының Дәүләт Думасы депутаты ярдәмчесе Лилия Хөснетдинова да аксубайлыларга, депутат буларак сайлангач, Дәүләт Думасында яклаячак үз программасын тәкъдим итте.

    Лилия Хөснетдинова Казан шәһәрендә туып үсә, биш яшьлек баласы бар. Хезмәт биографиясенең тугыз елы Татарстан Республикасының Яшьләр эшләре һәм спорт буенча министрлыкта эшләү белән бәйле. Ул муниципаль хезмәткәрләрнең ачыклыгы һәм контрольләү турында сөйләде.

    - Муниципаль хезмәткәрләрнең хисапларын ай саен массакүләм мәгълүмат чараларында, социаль челтәрләрдә бастырырга тәкъдим итәм, - дип белдерде Лилия Хөснетдинова. - Кешеләр бюджет акчаларының кая китүен анык белсеннәр өчен, аларны тоту сметасын ачарга киңәш итәм. Мине яшь гаиләләр, пенсионерлар, инвалидлар, эшсезләр проблемасы борчый.

    Яшь гаиләләргә килгәндә, кандидат, әни кеше декрет ялында булганда гаилә башлыгын кыскарту яки эштән азат итүгә киртә кую (табигый ки, хезмәт кодексын бозмыйча), балага өч яшь тулганчыга кадәр декрет ялында булган әниләргә - өйгә эш бирү, балалар бакчаларында ясле төркемнәрен арттыруга, сабыйга өч яшь тулганчыга кадәр өйдә утырган өчен акча түләү кебек идеяләрне кертә.

    Очрашу барышында аксубайлыларның алдан тавыш бирүдә катнашучыларга карата сораулары туды.

    68 яшьлек фермер Петр Погодкинны, фермаларга кадәр юлларны төзекләндерү программасының дәвам ителү- ителмәве борчый. Урмандеево авыл җирлеге башлыгы Валерий Николаевны, атап әйткәндә, бары тик үз районыңның крестьян-фермер хуҗалыкларына гына гариза бирүне чикләп, кече эшкуарлык вәкилләренә җир бирү процедурасын гадиләштерү мәсьәләсе кызыксындырды. Депутатлар сорауларны игътибарга алдылар. Очрашудан соң без кичерешләре белән уртаклашыр, тәкъдимнәрен тыңлар һәм сайлаучыларның кандидатлардан нәрсә көтүләре турында белү өчен район халкы белән аралаштык.

    Сөнчәле мәктәбе директоры Владислав Борисов:

    - Очрашу нәтиҗәле үтте. Хәзер без теге яки бу кандидатның депутат булып сайлангач нәкъ менә конкрет нинди мәнфәгатьләрне яклаячагын белдек. Әлбәттә инде, мәгариф системасы турында онытмасыннар иде. Безне канун нигезендә һәр укучыга финанслауны арттыру мәсьәләсе борчый, чөнки авыл мәктәпләрендә сыйныф-комплектлар тулы түгел, шуңа күрә дәүләт бүлеп биргән средство җитми. Авыл мәктәпләрен финанслау системасын яңадан тулысынча карау кирәк.

    Елена Егорова, хуҗабикә:

    - Уңай тәэсирләр генә алдым. Айрат Хәйруллиннан яңа инициативалар көтәм. Дәүләт Думасында ул беренче ел гына түгел, аның канунлы инициативалары нәкъ менә авыл хуҗалыгына юнәлтелгән, кем әйтмешли, ул безнең турыда уйлап эш иткән, сала халкына якын кеше.

    Без очрашудан соң район, аның кешеләре турындагы кичерешләре турында сорашып, Айрат Хәйруллин белән сөйләшү мөмкинлеген кулдан ычкындырмадык.

    - Аксубай районы минем өчен ят түгел, минем хатынымның әнисе дә тумышы белән Аксубай районыннан. Сезнең район шунысы белән дә уникаль, монда чуашлар татарларга караганда күбрәк яши. Татарлар - чуаш, чуашлар - татар телендә иркенләп аралаша һәм бу милләтләр арасындагы дуслыкны ныгыта гына. Бу кайчандыр бөек кешеләр пропагандалаган интернационал. Бу толерантлык кына түгел, милләтләр, диннәр арасындагы комплементар мөнәсәбәт тә. Район тагын шунысы белән уникаль, христиан һәм мөселманнардан тыш, биредә мәҗүси чуашлар да яши.

    - Дәүләт Думасында Сез аграр секторны тәкъдим итәчәксез. Безнең районда нәкъ менә авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә ярдәм күрсәтелә, Сез аларның мәнфәгатьләрен Дәүләт Думасында яклаячаксызмы?

    - Якладым һәм алга таба да авыл кешеләре мәнфәгатьләрен яклаячакмын. Әгәр дә 2008 елда кризис һәм соңгы елларда корылык күзәтелмәгән булса, без бөтенләй башкача яшәр идек. Мин милекчелекнең нинди формасына карамастан, авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре яклы. Иң нәтиҗәле милекче - ул үз хезмәтен акчага салып исәпләмәгән фермер дип саныйм. Әмма без, илне бары тик фермерлар гына туендыра алмаячагын аңларга, менә шуның өчен колхозлар сакланып калынган, кешеләр команда булып эшләгән эре һәм кече авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә дә ярдәм күрсәтергә тиеш. Фермерлык хәрәкәтенең актив үсеш алуы куандыра - кешеләр сөт, ит сатып акча эшли алуларын яхшы аңлыйлар. Безнең төп бурыч - фермерның да, башкалар кебек ярдәм алуын яклау. Һәм бу ярдәмне авылда тормыш шартлары шәһәрнекеннән югары дәрәҗәдә булырлык итәргә.

    ФОТОГАЛЕРЕЯ

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: