Аксубаево
  • Рус Тат
  • Кагыйдәләр якларга ярдәм итә

    "Аксу Агро" агрофирмасы базасында район прокуроры Эдуард Хираҗев катнашында район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Сергей Александров рәислегендә район координацион советының күчмә утырышы булып үтте. Координацион совет әгъзалары "Хезмәтне саклау системасын үстерү - имин эшләү нигезе" темасына Республика киңәшмәсе турында мәгълүмат тәкъдим иттеләр. Шулай ук координацион совет эшләрен оештыру мәсьәләләре, хезмәтне...

    "Аксу Агро" агрофирмасы базасында район прокуроры Эдуард Хираҗев катнашында район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Сергей Александров рәислегендә район координацион советының күчмә утырышы булып үтте.

    Координацион совет әгъзалары "Хезмәтне саклау системасын үстерү - имин эшләү нигезе" темасына Республика киңәшмәсе турында мәгълүмат тәкъдим иттеләр. Шулай ук координацион совет эшләрен оештыру мәсьәләләре, хезмәтне саклау өлкәсендә кагыйдә бозулар өчен административ җаваплылыкны катгыйландыру буенча мәгълүматлар, хезмәт турындагы кануннардагы үзгәрешләргә кагылышлы бурычлар да җиткерелде.

    Мәгълүматлардан билгеле булганча, республикада авыл хуҗалыгы производствосында имгәнү алу очракларының кимү тенденциясе күзәтелә. Координацион советлар эшендә формализмны гамәлдән чыгару, социаль иминиятләштерү фондының кисәтү чараларын финанс яктан тәэмин итү мөһимлеге турында да сөйләшү булды. Хезмәтне саклау турындагы кануннарны бозучыларга карата административ чараларны кискенләштерүне дә билгеләп үттеләр: республика буенча производствода иминлек кагыйдәләрен бозган өчен бирелгән штрафлар саны өч тапкырга арткан.

    Практика предприятиедә хезмәтне саклау системасының мөһим һәм зур билгеләнешкә ия булуын дәлилләде. Район прокуроры Эдуард Хираҗев катнашучыларны хезмәтне саклауга кагылышлы кануннарны һәм башка хокуки-норматив актларны бозган өчен административ һәм җинаять җаваплылыгы чаралары белән таныштырды.

    Берничә еллар дәвамында Аксубай районы эш урынында имгәнүләр алу планында республика буенча имин санала. Бу производствода иминлек өчен җавап биргән барлык звеноларның максатка юнәлешле эше. "Аксу Агро" агрофирмасында биш ел дәвамында эш вакытында имгәнү алу күзәтелмәгән. Әмма, кайбер сәбәпләргә бәйле, ремонт эшләре вакытында бер тракторчы белән бәхетсезлек очрагы булган. Координацион совет моңа бәйле хәлләр өчен җаваплы булган барлык затлар катнашында әлеге авыл хуҗалыгы предприятиесендә хезмәтне саклау буенча эшне оештыру мәсьәләләрен тикшерде. Бәла һәркем белән килеп чыгарга мөмкин, ни генә булмасын, иминлекне сакларга кирәк. Нәтиҗәдә барлык хезмәткәрләр белән дә хезмәтне саклау буенча планнан тыш инструктаж үткәрергә дигән карар чыгарылды.

    Фото: obrazovanie18.ru

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: