Аксубаево
  • Рус Тат
  • Кабаттан элеккеге индексацияләүгә әйләнеп кайтырга

    Пенсионерларның 5 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган акчаны кайчан алулары билгеле булды. ПФР идарәсе җитәкчесе урынбасары Николай Кистенев хәбәр иткәнчә, пенсионерлар бер тапкыр түләнә торган акчаны 2017 елның гыйнвар ае өчен пенсия белән бергә алачак. 2016 елда барлык төр пенсияләр дә 4 процентка индексацияләнде, бары тик эшләмәүче пенсионерларның...

    Пенсионерларның 5 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган акчаны кайчан алулары билгеле булды.

    ПФР идарәсе җитәкчесе урынбасары Николай Кистенев хәбәр иткәнчә, пенсионерлар бер тапкыр түләнә торган акчаны 2017 елның гыйнвар ае өчен пенсия белән бергә алачак. 2016 елда барлык төр пенсияләр дә 4 процентка индексацияләнде, бары тик эшләмәүче пенсионерларның гына иминият пенсияләре индексацияләнде. 2017 елдан РФ Хөкүмәте тарафыннан индексацияләүнең элеккеге тәртибенә кабат әйләнеп кайту карары кабул ителде. Шул рәвешле, 2017 елның 1 февраленнән эшләмәүче пенсионерларга иминият пенсияләре 2016 ел өчен куллану бәяләре үсеше индексыннан чыгып кына индексацияләнәчәк. Дәүләт пенсия тәэминаты буенча пенсияләрне индексацияләү 1 апрельдән пенсионерларның 2016 елда яшәү минимумын исәпкә алып үткәреләчәк.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: