Аксубаево
  • Рус Тат
  • Изге йөрәкле кеше

    Чәршәмбе көнне Казанда "Ел хәйриячесе - 2014" бәйгесенә йомгак ясалды. Аксубай районы ветераннар советы, төгәлрәк әйткәндә, ветераннар советы әгъзасы Зинаида Жаркова бәйгенең "Коммерция булмаган оешмалар" номинациясендә җиңүче булды. Кичә аны "Корстон" мәдәни-күңел ачу комплексында хәйрия ярдәме күрсәтүчеләр белән бергә хөрмәтләделәр, тантанада Татарстан Республикасы президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов катнашты.Тантанада...

    Чәршәмбе көнне Казанда "Ел хәйриячесе - 2014" бәйгесенә йомгак ясалды.

    Аксубай районы ветераннар советы, төгәлрәк әйткәндә, ветераннар советы әгъзасы Зинаида Жаркова бәйгенең "Коммерция булмаган оешмалар" номинациясендә җиңүче булды. Кичә аны "Корстон" мәдәни-күңел ачу комплексында хәйрия ярдәме күрсәтүчеләр белән бергә хөрмәтләделәр, тантанада Татарстан Республикасы президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов катнашты.Тантанада Дәүләт Советы киңәшчесе Минтимер Шәймиев Зинаида Җарковага Диплом тапшырды.
    Татарстанда хәйрия ярдәме күрсәтү - ул республика дәүләт программасының бер өлеше. "Ел хәйриячесе" бәйгесе ел саен уздырыла.
    Бу тыйнак, мөлаем ханым аксубайлыларга яхшы таныш. Бистәнең төрле почмаклары буйлап җәяү атлаучы ханымны еш күрергә була - ул үзенең изге гамәлләрен чакырымнар үтеп башкара. Ул кылган изгелекләр матди яктан үлчәнми, ә бик тирәндә ята - тормышка ашырылган проектларда чагыла.
    Гомеренең 42 елын хисаплау эшенә багышлаган - унбер ел КПССның район комитетында бухгалтер, "Байрак" санаторий-профилакторийда баш бухгалтер, район үзәк хастаханәсендә икътисадчы булып эшләгән Зинаида Петровнага 6 ел элек район хастаханәсенең ветераннар советын җитәкләргә тәкъдим итәләр, әмма ул, булдыра алырмынмы икән, дип бераз куркып та кала. Пенсионерлар штаты да аз түгел - ике йөздән артык кеше.
    Бүген ул лаеклы ялда булган медицина хезмәткәрләре өчен 9 май бәйрәмендә, Өлкәннәр көнендә очрашулар оештыра. Аларны концертларга, спорткомплексның тренажер залына алып бара, кайберләре белән саф һавада йөрергә чыга. Элеккеге коллегалары белән иртән ачык спорт мәйданчыгына килеп, күнегүләр ясар өчен түземсезлек белән язны көтә. Кыска гына әңгәмә барышында да ул бары тик пенсионерлар турында гына сөйләде.
    -Бу җәмәгать эше Зинаида Петровна өчен күптән инде гадәтигә әйләнгән, - дип сөйли район хатын-кызлары берләшмәсе рәисе Әлфия Рәхмәтуллина. - Бервакыт ул, миңа шалтыратып, Аксубайда яшәүче ялгыз ханымның, якыннары булмау сәбәпле, чит кеше тәрбиясенә мохтаҗ булуы турында дулкынланып сөйләде. Зинаида Петровна, туры мәгънәдә әйткәндә, барлык җитәкчеләр бусагасын таптап, пенсионерканы интернат-йортка урнаштыруга иреште.
    -Зинаида Петровна белән якыннан танышкач, әлеге ханымның күңеле ни дәрәҗәдә җылылык, изгелек, нур белән тулган булуын аңладым, - дип сөйли Аксубай интернат-йорт директоры Роза Минеголова. - Ул бөтенләй ят булган хатын-кызны безнең интернат-йортка урнаштырып кына калмады, атна саен күчтәнәчләр күтәреп аның һәм олы яшьтә ялгыз калган аксубайлыларның килеп хәлләрен белә.
    Аның энергиясе, тыйнаклыгы, шуның белән бергә күңел күтәренкелеге, оптимизмы - барысына да җитәрлек.
    -Миңа 68 яшь, мин йокысызлыктан интекмим, авырырга да вакытым юк, - дип елмая Зинаида Петровна. -Мине кешеләр көтә, алар янына ашыгырга кирәк

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: