Аксубаево
  • Рус Тат
  • Итчеләргә мәшәкать өстәләчәк

    Ит җитештереп сату белән шөгыльләнүче фермерларны, шәхси хуҗалыкларны зур үзгәрешләр көтә һәм алар чын-чынлап баш авыртуына әйләнергә мөмкин. Инде 1 майдан соң сугым эшләрен бары дәүләт теркәве үткән һәм махсус җиһазланган җитештерү объектларында гына башкару рөхсәт ителәчәк. Нәкъ менә 1 майдан Таможня берлегенең "Ит һәм ит продуктлары куркынычсызлыгы турында"гы техник...

    Ит җитештереп сату белән шөгыльләнүче фермерларны, шәхси хуҗалыкларны зур үзгәрешләр көтә һәм алар чын-чынлап баш авыртуына әйләнергә мөмкин.

    Инде 1 майдан соң сугым эшләрен бары дәүләт теркәве үткән һәм махсус җиһазланган җитештерү объектларында гына башкару рөхсәт ителәчәк.
    Нәкъ менә 1 майдан Таможня берлегенең "Ит һәм ит продуктлары куркынычсызлыгы турында"гы техник регламенты гамәлгә керәчәк. Ул Таможня берлеге территориясендә әйләнешкә кертү өчен булган ит продукциясенә һәм башка сугым продуктларына кагыла. Төгәлрәге, иң элек ул сугым продуктларына һәм ит продукциясенә карата үтәү мәҗбүри булган куркынычсызлык таләпләрен билгели. Шул ук продукцияне җитештерү, саклау, күчереп йөртү, сату утильләштерү процессларына, Таможня берлеге территориясендә ирекле күчереп йөртү өчен маркировкалауга һәм төргәкләүгә таләпләрне дә үз эченә ала.

    Терлекне үз йортыңда чалганда элементар ветеринар-санитар һәм гигиена таләпләре үтәлми, күп кенә продуктлар - терлекнең тиресе, эчәкләре, эндокрин чималы, каны һәм эч-башы файдаланылмыйча кала. Аларны, мисалга, җиргә күмеп куялар, ә бу җитди хокук бозу дип санала. Кагыйдә буенча аларның барысы да җыеп куелып утильләштерүгә тапшырылырга тиеш. Моннан тыш, мондый контрольдә тотылмаган терлек чалынган җирдә кешеләр һәм терлекләр өчен уртак авырулар-туберкулез, мөгезле эре терлкеләрдә күзәтелә торган бруцеллез, котыруы авыруы, түләмә, трихенеллез, лептоспироз, сальмонеллез, тилчә авыруларын эләктерү куркынычы бар.
    Катгый таләпләргә сату өчен мөгезле эре терлек кенә түгел, хәтта кош-корт үстерүчеләр дә буйсынырга тиеш. Итне бары үзләре куллану өчен җитештерүчеләргә кайгырасы түгел-терлекне абзар артында чалдыруны дәвам итәргә була.

    -Сугым продуктларына әйләнешкә кертер алдыннан ветеринария-санитария экспертизасы үткәрелергә һәм келәймә сугылырга тиеш. Һәр продукциянең ветеринария һәм товар озатуы документлары булу да мәҗбүри. Эшкәртелмәгән сугым продуктларына туры килү турында декларация кабул итәргә кирәкми, дип сөйли районның баш ветеринария табибы Сәмигулла Мостафин. -Сугым цехына килгәндә, ул торак пунктлардан 300 метр, терлекчелек фермаларыннан 1 километр ераклыкта урнашырга, койма белән әйләндереп алынган булырга, анда канализация, суүткәргеч булырга, мәйданчык үзе берничә өлештән торырга тиеш. Регламент тагын цехлардан итне бары махсуслашкан автомобильләрдә генә алып китүне таләп итә.
    Сатуга дигән терлекне элеккеге "юл" белән суйган гражданнарга 1-2, җаваплы затларга- 10-20, юридик зат булып теркәлмәгән эшмәкәрләргә - 20-30, юридик затларга 100-300 мең сумга кадәр штраф салыначак. Таләпләрнең үтәлешен ветеринария хезмәтчелекләре тикшерәчәк.
    -Бүгенгесе көндә район үзәгендә һәм Иске Кыязлы авылында сугым пунктлары төзүгә документлар әзерләнә,-дип билгеләп үтте башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Рәис Галиев.
    -Казларны сугым цехына ничек ташырбыз, белмим. Бу безгә күпмегә төшәр икән?-дип сыкрана бистәдә яшәүче кош-корт ите сатучы берәү. -Ә инде эре терлекләрне йөртү хакында уйларга да куркыныч.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: