Аксубаево
  • Рус Тат
  • Иске паркның яңа тормышы

    Аксубайда Татарстанда билгеләнгән парклар һәм скверлар көнен үткәрделәр. Сәбәп тә бар - балалар паркын ачу тантанасы. Аны төзекләндерү "Парклар һәм скверлар" республика программасы кысаларында җәй вакытында барды. Бүген исә паркны танып та булмый: газон үләне белән капланган сукмаклар арасында тигез мәйданчыклар, шугыч таулар, кечкенә архитектура формалары (хәтта корабль да бар),...

    Аксубайда Татарстанда билгеләнгән парклар һәм скверлар көнен үткәрделәр. Сәбәп тә бар - балалар паркын ачу тантанасы.

    Аны төзекләндерү "Парклар һәм скверлар" республика программасы кысаларында җәй вакытында барды. Бүген исә паркны танып та булмый: газон үләне белән капланган сукмаклар арасында тигез мәйданчыклар, шугыч таулар, кечкенә архитектура формалары (хәтта корабль да бар), даганнар, перголлалар һәм гашыйклар агачы да бар.

    Пиратларны кудылар, тылсымчыны таптылар

    Әлеге шатлыклы вакыйга көзнең соры һәм һава торышының начар булуына да карамастан, балаларны һәм олыларны үзенә җыйды. Ә тантана театральләштерелгән тамашадан башланды - пиратлар корабльне яулап алдылар. Ләкин Аксубай балалары, бердәмләшеп, корабльне "коткардылар". Аннан соң пиратлар балалар белән сәхнәгә күтәрелделәр, монда алар командаларга бүленеп аркан тартыштылар һәм бәйрәмнең иң яхшы кешесен эзләделәр. Таптылар да - ул Аксубай район башлыгы Камил Гилманов булып чыкты, анарга аксубайлылар исеменнән балалар паркын төзекләндергән өчен рәхмәтләрен җиткерделәр.

    - Парклар һәм скверлар көне бөтен Татарстан буенча уздырыла. Без, олылар, балаларыбыз балачагы бәхетле узсын өчен барысын да эшләргә тиеш. Парк ачылу - балалар өчен дә, олылар өчен дә бик шатлыклы вакыйга, - дип билгеләп үтте чыгышында Камил Гилманов.

    Район башлыгы төзүчеләргә зур рәхмәтен белдерде - Ильяс Габдрахимов җитәкчелегендәге Чистай төзүчеләр компаниясе һәм прораб Евгений Майоров җитәкчелегендәге төзүчеләр командасы паркны танымаслык итеп үзгәрттеләр. Сәхнәдә кулларында төрле төстәге шарлар тоткан әкият геройлары пәйда булды, символлы кызыл тасма киселү белән шарлар күккә очты. Әкият геройлары балалар янына төшеп, дискотекада биеделәр. Ә сәхнәдә ул вакытта гармунчылар уйнады - паркта яраткан көй-моңнар яңгырады.

    Ретродан фотостудиягә кадәр

    Парклар һәм скверлар көнен оештыручылар яхшы концерт программасы оештырып кына калмыйча, анда барлык килүчеләрне дә кызыксындырырга тырыштылар: балалар өчен генә түгел, ә бәйрәмгә килгән ата-аналар һәм әби-бабайлар өчен дә кызыклы тамашалар ясаганнар. Әлбәттә инде, һәрвакыттагыча Аксубай җирлекара китапханәсе күп тырышлык куйган. Аларның тамашалары "Парклар - илһам территориясе" темасына багышланып узды. Китапханәчеләр "Китап шәһәре"нә кергән берничә мәйданчык оештырганнар: "Театр-экспромт", "Уен тукталышы", "Ретро тукталышы" һәм "Фотостудия".

    - Бик әйбәт булган, оныгым белән паркка ял итәргә дип килдек, ә монда бәйрәм икән, - дип сөйли Николай Семенович. - Кайчандыр бу паркта музыка яңгырап торды һәм бию мәйданчыгы бар иде. Дөресен генә әйткәндә, шуу таучыклары һәм шыгырдап торган иске даганнарны төзекләндерергә тапшыру бик кызганыч иде - бу бит безнең дә яшь чак. Ләкин безнең оныкларның бу яңартылган парк белән бәйле хатирәләре безнекенә караганда матуррак булсын.

    "Театр-экспромт" тукталышында атаклы һәм таныш әсәрләр буенча кыска гына театральләштерелгән тамашалар булды: "Теремок", "Репка", "В тридевятом царстве" һ.б. Актив ял яратучыларны "Уеннар тукталышы" көтеп алды - монда мәктәп чоры поэзиясен искә төшерделәр, тизәйткечләр сөйләделәр, әкияти ярышлар уздырдылар, әкиятләргә иллюстрация итеп ясалган пазллар җыйдылар. "Ретро" тукталышында бәйрәм кунакларын "Якташларыбызның әдәби плеядасы" (интеллектуаль уен-викторина) көтеп алды, "Аксубай: билгеле һәм билгесез"дә урамнар буенча сәяхәт ясалды һәм "Ачык һавада" әдәби сквер үткәрелде. Барлык теләүчеләр "Фотостудия"дә әкият геройлары Карлсон, Шүрәле һәм Мальвина белән фотога төштеләр. "Парклар - илһам территориясе" чарасы катнашучылары төрле яшьтәге: мәктәп укучыларыннан, гаилә парлары һәм олы яшьтәге кешеләргә кадәр 360 кеше булды.

    Барысы да әле башлана гына

    - Паркны төзекләндерү 10 млн сумга төште - 8 млнсум республика бюджетыннан алынды һәм 2 млн. сум район финанславыннан. Киләсе елга без паркны төзекләндерүне дәвам итәчәкбез, иганәчеләрне табачакбыз, җирле бюджет ярдәм күрсәтәчәк һәм, әлбәттә инде, республика ярдәм итәр дип ышанабыз. Паркта эшләр күп булачак - сәхнәгә зур экран өстәләчәк, монда агачлар утыртылачак, ә парк мәктәп һәм спорт мәйданы ягына таба киңәйтеләчәк. Киләсе елга без Ленин урамын төзекләндерәчәкбез (Ленин һәм Мазилин кисешүеннән аска таба), ә аннан соң башка урамнарга да күчәчәкбез - безнең район матур булырга тиеш һәм булачак та! - дип планнары белән бүлеште район башлыгы.

    Чара оештыручыларының планлаштырылганнарны тормышка ашырырыга, архитекторлар һәм төзүчеләргә паркны төзекләндерергә комачаулаган кебек үк, яңгыр комачаулады. Ләкин ул аксубайлылар өчен дулкынландыргыч булган "иске" -яңа парк ачылу бәйрәмендә алган тәэсирләрне юып төшермәгән.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: