Аксубаево
  • Рус Тат
  • Җирле үзидарәләргә яхшы булсын өчен

    16 ноябрь көнне Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр Советының алтынчы съезды үтте, анда республиканың муниципаль берәмлекләреннән, шул исәптән Аксубай районыннан да муниципаль берәмлек башлыклары һәм 989 вәкил катнашты. -Съезд эшендә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, республиканың Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, күпсанлы Татарстан...

    16 ноябрь көнне Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр Советының алтынчы съезды үтте, анда республиканың муниципаль берәмлекләреннән, шул исәптән Аксубай районыннан да муниципаль берәмлек башлыклары һәм 989 вәкил катнашты.



    -Съезд эшендә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, республиканың Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, күпсанлы Татарстан Хөкүмәте әгъзалары һәм РФ Дәүләт Думасы депутатлары катнашты,-дип сөйли үзенең аңлатмасында район башлыгы Камил Гилманов.-Съездга Аксубай районының барлык авыл җирлекләре башлыклары чакырылган иде. Форумда ТР муниципаль берәмлекләр советы рәисе Минсәгыйт Шакиров чыгыш ясады.
    -Камил Камалович, республикада ТР муниципаль берәмлекләр Советы оешуга биш ел булды, шуңа бәйле съездда авыл җирлекләренә кагылган нинди мәсьәләләр һәм проблемалар күтәрелде?
    -Чыгыш ясаучы үзләрен нәтиҗәле һәм мөһим орган буларак күрсәткән муниципаль берәмлекләрнең уңай эшләрен күтәрде. Муниципалитетларның кереме артуын чагылдырган конкрет саннар аталды. Аксубай районы авыл җирлекләренең дә керемнәре арта. Шундый средстволар хисабына районның кайбер авыл җирлекләре автомашиналар сатып алдылар, үзләренең клубларында һәм башка социаль объектларда ремонт эшләре алып баралар. Уңай эшләр белән беррәттән, Минсәгыйть Шакиров һәм кайбер чыгыш ясаучылар тарафыннан урыннарда җирле үзидарәләргә кагылышлы күпсанлы проблемалар һәм мәсьәләләр дә күтәрелде. Бу җирлекләр дәрәҗәсендә муниципаль вәкаләтләрне гамәлгә ашыру өчен финанс чыганаклары җитмәү. Ә бу чынлап та шулай, авыл җирлекләре башлыклары вәкаләтләре финанслар белән расланмаган. Чыгыш ясаучылар шулай ук муниципалитет башлыкларына карата чыгарылган күрсәтмәләр тикшерү һәм күзәтү органнары салган штрафларның күп булуына игътибар бирделәр. Авыл җирлекләре башлыкларының еш алмашынып торуы да проблемалы кала бирә. Ел агымында гына да республикада 68 башлык яңадан сайланган, безнең районда-икәү. Шуны әйтеп үтәргә кирәк, үз территорияләрендә карьера була торып, җирле властьнең вак ташны һәм комны авылның шәхси мәнфәгатьләре, мисалга, урамнарны төзекләндерү өчен файдаланырга хокукы юк. Әлеге мәсьәләгә бәйле, карьерлардан файдалану хокукын тәртипкә салу кирәклеге, Совет каршында юридик хезмәт булдыру, авыл җирлекләре башлыкларының хезмәт хакларын арттыру, хезмәт стажы өчен өстәмә түләүләр турында сүз барды.
    -Камил Камалович, мондый проблемалар бездә дә бар. Иң мөһиме, республика дәрәҗәсендә алар ничек хәл ителер?
    -ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов үз чыгышында муниципаль берәмлекләрнең проблемаларын хәл итүгә конкрет тукталды. «Муниципалитетларның проблемаларын аңлау һәм кирәкле карарлар һәм программалар кабул итү мөмкинлеге биргән нәтиҗәле эш схемасы табылды... Без муниципаль берәмлекләр съезды һәм президиумы республика җитәкчелеге алдына куйган проблемаларны хәл итәргә тырышабыз», - дип билгеләп үтте Рөстәм Нургалиевич. Байлыклардан файдалану турындагы мәсьәләгә аңлатма биреп, ул муниципалитетлар үзләрендә булган байлыктан файдаланырга тиешләр,-диде. Ул билгеләп үткәнчә, әлеге мәсьәләне хәл итү өчен тиешле карарлар республика дәрәҗәсендә кабул ителергә тиеш. Сөткә сатып алу бәяләрен арттыру турындагы тәкъдимне дөрес дип атады һәм ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгы башлыгына авылда шәхси хуҗалыкларга, җирле җитештерүчеләргә ничек ярдәм итү турында уйларга боерык бирде. Авыл җирлекләре башлыкларына әлеге вазифада озак еллар хезмәт иткән өчен өстәмә түләүләр турындагы мәсьәләне Рөстәм Нургалиев та хуплады. Президент сүзләренә караганда, республика җитәкчелеге якын араларда муниципаль берәмлекләр башлыкларын ноутбуклар белән дә тәэмин итәчәк. Ике муниципаль берәмлеккә яңа «Фиат Дубло» автомашина сатып алуга сертификатлар тапшыру шулай ук күңелле яңалык булды. Аларны Трудолюбово һәм Яңа Аксубай җирлекләре алачак. Съездда шулай ук тагын бер яңалык турында хәбәр иттеләр. Киләсе елдан федераль программа буенча Республиканың база мәктәпләрендә капиталь ремонт старт ала. Киләсе елдан 14,5 миллион суммага районда шундый 4 эре мәктәпне ремонтлау планлаштырыла. Без барлык сынаулар аша үтеп мәктәпләрне саклап калуга ирештек. Бер генә дә уку учреждениесен япмадык. Димәк, авыл җирлекләренең киләчәге бар һәм республика һәм район җитәкчелегенең бар көче муниципалитетларга ярдәм итүгә, аларны үстерүгә юнәлтелгән.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: