Аксубаево
  • Рус Тат
  • Интернат-Йортка тәбрикләүләр һәм бүләкләр белән

    Федоровка интернат-йортында Халыкара Өлкәннәр көнен билгеләп үттеләр. Өлкән яшьтәге кешеләрне һәм инвалидларны бәйрәм белән котлау өчен РФ Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллинның ярдәмчесе Дмитрий Никифоров, башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Илшат Моратшин, волонтерлар килде. Интернат-йортта 101 кеше яши, шуларның 8е инвалид коляскасында, 27се - урында ята. Өлкән яшьтәге кешеләр ашханәдә мул...

    Федоровка интернат-йортында Халыкара Өлкәннәр көнен билгеләп үттеләр.

    Өлкән яшьтәге кешеләрне һәм инвалидларны бәйрәм белән котлау өчен РФ Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллинның ярдәмчесе Дмитрий Никифоров, башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Илшат Моратшин, волонтерлар килде.

    Интернат-йортта 101 кеше яши, шуларның 8е инвалид коляскасында, 27се - урында ята. Өлкән яшьтәге кешеләр ашханәдә мул әзерләнгән өстәл артында очраштылар.

    - Өлкән яшьтәге кешеләр көне - ул якты бәйрәм. Бу көнне без туганнарыбыз, әби-бабайларыбыз турында уйланырга тиешбез. Аны өлкәннәрне ихтирам һәм игелек кылу көне дип әйтү бик тә дөрес булыр, - дип әйтте интернат-йорт директоры Рузилә Бәширова. Дәүләт Думасы депутаты исеменнән Дмитрий Никифоров өлкәннәрне кайнар тәбрикләде, теләкләрен җиткерде, Айрат Хәйруллинның хәйрия фондыннан тәм-том салынган пакет һәм котлау открыткасы тапшырды. Хәйруллин фонды районга беренче тапкыр гына килми - аның вәкилләре чиркәүгә, балалар йортына да бүләкләрен алып килгән иде.

    - Сезне бәйрәмегез белән тәбриклим, ныклы сәламәтлек, озын гомер телим. Без сезне онытмыйбыз, сез кирәк әле безгә, - дип әйтте Дмитрий Никифоров һәр кешегә бүләген тапшырып.

    Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Илшат Моратшин район башлыгы исеменнән интернат-йортта яшәүчеләрне һәм әлеге социаль учреждениедә эшләп лаеклы ялга чыккан хезмәткәрләрне тәбрикләде. "Хыял" социаль приюты директоры Гөлнара Шарашева, интернат-йортның экс-җитәкчесе Галина Маланчева да үзләренең иң якты теләкләрен җиткерделәр.

    Интернат-йорт хезмәткәрләре монда яшәүчеләр өчен концерт әзерләгәннәр, алар алтын чорның үзенчәлекле гүзәллеге бар, ә инде өлкән яшькә кеше тормыш тәҗрибәсе, зирәклек туплап җитә, дип билгеләп үттеләр. Район үзәгендәге 2 нче мәктәп укучылары - волонтерлар интернат-йортта яшәүчеләргә үзләренең музыкаль бүләкләрен җиткерделәр.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: