Аксубаево
  • Рус Тат
  • Имин юл

    Район үзәгенең Ленин урамы буенча җәяүлеләр юлын һәм күпер төзү эшләре алып барыла. Ленин урамы буенча агучы Кече Сөлчә елгасы аркылы салынган күперчекнең бик тар булуы һәм аның җәяүлеләр өчен дә уңайсызлыклар тудыруы турындагы мәсьәлә безнең газета укучылары тарафыннан да күптапкыр күтәрелде. Аннан укучылар да мәктәпкә ашыга, коляска белән әниләр...

    Район үзәгенең Ленин урамы буенча җәяүлеләр юлын һәм күпер төзү эшләре алып барыла.

    Ленин урамы буенча агучы Кече Сөлчә елгасы аркылы салынган күперчекнең бик тар булуы һәм аның җәяүлеләр өчен дә уңайсызлыклар тудыруы турындагы мәсьәлә безнең газета укучылары тарафыннан да күптапкыр күтәрелде. Аннан укучылар да мәктәпкә ашыга, коляска белән әниләр дә үтә, шуның өстенә машиналар агымы да һәрвакыт күп. Кышкы чорда исә әлеге юлдан йөрү тагын да куркынычракка әйләнә. Әмма тиздән әлеге проблема хәл ителәчәк.

    Күптән түгел "Юл хәрәкәте иминлеге" муниципаль программа кысаларында Октябрь-Золин урамнары киселешендә тротуар юлны төзекләндерү буенча эш башланды - тротуар юлга вак таш салынды инде. Башкарма комитет җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Илдар Ислямов сүзләренә караганда, тиздән монда җәяүлеләр өчен күпер дә булачак.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: