Аксубаево
  • Рус Тат
  • Имин сайлаулар

    2016 елда Россия Федерациясе Федераль Җыены Дәүләт Думасына сайлаулар үткәрелгән чорда иминлек темасы районның террорчылыкка каршы комиссиясе утырышының көн кадагына кертелгән төп мәсьәләсе булды. Россия МВДның Аксубай районы буенча бүлек җитәкчесе Илнар Камалиев һәм янгын часте җитәкчесе вазифаларын вакытлыча башкаручы Руслан Ибляминов әлеге мөһим вакыйга әзерлек һәм аны үткәрү чорында...

    2016 елда Россия Федерациясе Федераль Җыены Дәүләт Думасына сайлаулар үткәрелгән чорда иминлек темасы районның террорчылыкка каршы комиссиясе утырышының көн кадагына кертелгән төп мәсьәләсе булды.

    Россия МВДның Аксубай районы буенча бүлек җитәкчесе Илнар Камалиев һәм янгын часте җитәкчесе вазифаларын вакытлыча башкаручы Руслан Ибляминов әлеге мөһим вакыйга әзерлек һәм аны үткәрү чорында террорчылык актларын кылу куркынычын ачыклау һәм кисәтү буенча чаралар турында җиткерделәр.

    Полиция җитәкчесе урынбасары Владимир Семнеов, Аксубай һәм Нурлат районнары буенча районара күзәтчелек эшчәнлеге җитәкчесе урынбасары Рөстәм Гафиятов, мәгариф бүлеге җитәкчесе Әминә Вәлиуллина белем бирү объектларының янгын иминлеге торышы, террорчылыкка каршы сакланышы һәм яңа уку елына әзерлеге турында хисап тоттылар.

    Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Сергей Александров 2014-2020 елларга дәүләт милли сәясәтен гамәлгә ашыру буенча программаларның үтәлеше, муниципаль район территориясендә конфессияара һәм милләтара мөнәсәбәтләр торышы, террорчылык һәм экстремистик характердагы башка гамәлләргә каршы тору буенча нинди чаралар кулланылуы турында хәбәр итте. Террорчылыкка каршы комиссия секретаре Эльмира Крайнова 2013-2018 елларга РФда террорчылык идеологиясенә каршы торуның Комплекслы планын үтәү кысаларында район территориясендә террорчылык идеологияләренә киртә кую чаралары Планын тормышка ашыру барышы турында бәян итте.

    Аксубай муниципаль районының Яңа Ибрай, Иске Үзи, Иске Ибрай авыл җирлекләрендә, шул исәптән дини тармакта террорчылык һәм экстремизмны профилактикалау эшләре һәм сайлауларга әзерлек һәм аларны үткәрү чорында террорчылык актлары куркынычын ачыклау һәм аларга киртә кую буенча чаралар турында югарыда телгә алынган муниципаль берәмлекләр башлыклары хисап тотты.

    Транспорт, транспорт инфраструктурасы объектларының террорчылыкка каршы сакланышын тәэмин итү көн тәртибенә кертелгән актуаль мәсьәлә булды - бу нисбәттән башкарма комитеты җитәкчесе Анатолий Горбунов һәм район мәгариф бүлеге җитәкчесе Әминә Вәлиуллиналарның чыгышлары тыңланды.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: