Аксубаево
  • Рус Тат
  • Имин Сабантуй

    Сабантуй - халык күп катнашкан зур чара. Бәйрәмгә республиканың барлык төбәкләреннән якташларыбыз, кунаклар җыела. Тамак ялгап алу урыннары, азык-төлек товарлары сату оештырыла. Җәмәгать туклануы таләпләре төгәл үтәлгәндә, тантана аянычлы тәмамланмаячак. Иң төп саклану чаралары: сату нокталары тиешле санда суыту җайланмалары, савыт-саба, шул исәптән бер тапкыр кулланыла торган савытлар белән тәэмин...

    Сабантуй - халык күп катнашкан зур чара.

    Бәйрәмгә республиканың барлык төбәкләреннән якташларыбыз, кунаклар җыела. Тамак ялгап алу урыннары, азык-төлек товарлары сату оештырыла.

    Җәмәгать туклануы таләпләре төгәл үтәлгәндә, тантана аянычлы тәмамланмаячак. Иң төп саклану чаралары: сату нокталары тиешле санда суыту җайланмалары, савыт-саба, шул исәптән бер тапкыр кулланыла торган савытлар белән тәэмин ителергә тиеш; кайнар һәм салкын ризыкларны бер көн алдан түгел, ә сатыласы көнне генә әзерләү шарт. Хезмәткәрләргә шәхси гигиена таләпләрен үтәү өчен урыннар булдырырга кирәк.

    Әзер ашларны һәм башка тиз бозулучан азык-төлек продуктларын, эчемлекләрне, туңдырма сату өчен суыткыч җайланмалар һәм тиешле документларның (товар-транспорт накладное, сыйфат һәм куркынычсызлык турында таныклык, тиешлелек декларациясе яки сертификатлар) булуы шарт.

    Сәүдә ноктасы, җәмәгать туклануы оештырылган урыннарда чүп ташлау өчен "чүп өчен" тамгасы салынган сыешлыклар урнаштыру кирәк. Килүчеләргә кул юу җайланмалары куярга.

    Хезмәт күрсәтү һәм сатуга җәлеп ителгән эшчеләр медицина күзәтүе узган һәм аларның үзләре белән тиешле таныклыгы булырга тиеш. Сәүдә нокталарының азык-төлек ташуга, ризык әзерләүгә кагылышлы тиешле барлык санитария кагыйдәләрен дә үтәүләре, әзер ашларны һәм башка тиз бозылучан продуктларны сатканда тиешле документларга ия булулары шарт булып тора. Эшмәкәрләр әзерләнгән аш-суның сыйфаты һәм куркынычсызлыгына өстәмә күзәтү ясауны, аларны 48 сәгать буена суыткычта саклап, тәүлеклек сынау алуны тәэмин итәргә тиешләр. Роспотребнадзор Идарәсенең ТР буенча Нурлат һәм Аксубай районнарындагы территориаль бүлегендә күчмә сату өчен тәкъдим ителгән продуктлар ассортименты исемлеген алырга була.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: