Аксубаево
  • Рус Тат
  • Икътисадны тикшерделәр

    Районның чираттагы икътисади утырышында 2016 елда башкарылган эшләрне тикшерделәр.

    Көн тәртибенә рейтинг күрсәткечләренең үтәлеш проблемасы да, аларны хәл итү юллары да, бюджет үтәлеше дә, шулай ук гражданнардан үзара салым акчасын җыю мәсьәләсе дә кертелде. Татарстан Республикасы шәһәр округлары һәм муниципаль районнарының социаль-икътисади үсеш рейтингын төзүдә Татарстан Республикасы шәһәр округларын һәм муниципаль районнарын социаль-икътисади үсеш дәрәҗәсе буенча бүлү мөмкинлеге биргән күрсәткечләр кулланыла. Алар арасында төп капиталга инвестицияләр, торакны куллануга тапшыру, салым һәм салым булмаган керемнәр, муниципаль районнарның тулаем авыл хуҗалыгы продукциясе. Утырышны район башлыгы Камил Гилманов җитәкләде. Ул эшчәнлекнең барлык тармаклары эшенә анализ ясады, бурычлар билгеләде һәм районның икътисад күрсәткечләрен ничек яхшырту юлларын фаразлады.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: