Аксубаево
  • Рус Тат
  • Икътисад утырышы

    Районның икътисад советы утырышында районда уртача айлык хезмәт хакы турында фикер алыштылар, шулай ук җирле үзидарә органнары эшчәнлеге нәтиҗәләре, алкоголь продукциясен сату йомгаклары һәм елның беренче биш аенда бюджет үтәлеше дә тәкъдим ителде. Район башлыгы Камил Гилманов, утырышны ачып, нәтиҗәлелек күрсәткечләре берничә өлештән туплана, дип ассызыклады. Икътисад, финанслар, торак төзү,...

    Районның икътисад советы утырышында районда уртача айлык хезмәт хакы турында фикер алыштылар, шулай ук җирле үзидарә органнары эшчәнлеге нәтиҗәләре, алкоголь продукциясен сату йомгаклары һәм елның беренче биш аенда бюджет үтәлеше дә тәкъдим ителде.

    Район башлыгы Камил Гилманов, утырышны ачып, нәтиҗәлелек күрсәткечләре берничә өлештән туплана, дип ассызыклады. Икътисад, финанслар, торак төзү, капиталь ремонтлау, авыл хуҗалыгы продукциясең тулаем үсеш күрсәткечләре, халык санының артуы (кимүе) һәм хәтта хезмәтләр өчен электрон төрдә түләүләр дә шул исәпкә керә. Район башлыгы хезмәтләр һәм ведомстволардан шулай ук хезмәт хакы түләү өлкәсендә, соры хезмәт базарында, алкоголь продукциясе әйләнешен контрольләүдә канун таләпләренең кискен үтәлешен таләп итте.

    Башкарма комитет җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары Илшат Моратшин, оешмалар буенча уртача айлык хезмәт хакына анализ ясап, оешма һәм предприятиеләрне берничә төркемгә бүлде. Һәм, районда иң түбән хезмәт хакы - 4626 сум ("Гигиена һәм эпидемиология үзәге" ФГУЗда), ә иң югары эш хакы 14578 сум ("Аксубай урман хуҗалыгы" ГБУда) тәшкил итә, дип билгеләп үтте. Үз чыгышында ул соры хезмәт базары, атап әйткәндә, мисалга, авылларда брусчатка җитештерәләрме яки хуҗалыкларында кош-корт асрыйлармы, тулаем продукция җитештергән граҗданнарның шәхси эшмәкәр буларак теркәлүләре турындагы мәсьәләне күтәрде. Район территориясендә эшләүче эшмәкәрләрнең җирле бюджетка салым түләргә тиешлекләренә аерым басым ясалды.

    Алкоголь продукциясен сатуга килгәндә, Илшат Моратшин, район контрольләү чаралары нәтиҗәлелеге буенча республикада авыл районнары арасында сигезенче позицияне били, дип ассызыклады. Алкоголь һәм составында спирт булган продукциянең канунсыз әйләнешенә киртә кую максатларында ел башыннан контрольләү буенча 49 чара үткәрергән, 12 хокук бозучы ачыкланган.

    Финанс-бюджет палатасы рәисе Ольга Сетрова, авыл җирлекләре башлыкларына үзара салым средстволарын җыю кирәклеге турында искәртеп, Аксубай муниципаль районы бюджетының 1 июньгә үтәлеше турында хисап тотты.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: