Аксубаево
  • Рус Тат
  • Игенче хезмәте лаеклы бәяләнергә тиеш

    Иртәгә Аксубайда сабан бәйрәме билгеләп үтелә. Безнең район башлыгы Камил Гилманов белән матур гадәткә әверелгән әңгәмәбез - чәчү кампаниясе, район эшчәнлегенең төрле өлкәләрендә башкарылган һәм планлаштырылган эшләр һәм бурычлар турында. - Камил Камал улы, быелгы борынгы, якты, үзенчәлекле Сабантуй бәйрәме нинди уңышлар белән истә калачак? - Сүземне шуннан башлыйм, 2016...

    Иртәгә Аксубайда сабан бәйрәме билгеләп үтелә. Безнең район башлыгы Камил Гилманов белән матур гадәткә әверелгән әңгәмәбез - чәчү кампаниясе, район эшчәнлегенең төрле өлкәләрендә башкарылган һәм планлаштырылган эшләр һәм бурычлар турында.

    - Камил Камал улы, быелгы борынгы, якты, үзенчәлекле Сабантуй бәйрәме нинди уңышлар белән истә калачак?

    - Сүземне шуннан башлыйм, 2016 ел - безнең өчен әйбәт башланып китте һәм авыл хуҗалыгы производствосы өчен дә уңышлы булырга тиеш. Ни өчен дигәндә, һава торышы игенчеләргә уңайлы булды: көздән явым-төшем җитәрлек төште, кыш җылы һәм карлы килде - көзге культуралар яхшы кышлады. Чәчүне дә кыска срокта һәм югары сыйфат белән үткәрдек, янә яңгырлар булды. Ничә ел рәттән күзәтелгән корылыктан соң, игенчеләр хезмәте мул уңыш белән бәяләнергә тиеш. Кризиска карамастан, авылларга социаль юнәлдерелгән барлык программалар да сакланып килә - өйләр, универсаль спорт мәйданчыклары, юллар, мәдәният учаклары, су челтәрләре, ФАПлар төзелә һәм ремонтлана... Тулаем алганда ел азагына кадәр 135-140 миллион сум акча тоту күздә тотыла. Район программаларын тормышка ашыру кысаларындагы объектлар һәрвакытта да вакытыннан алда һәм эшнең сыйфатлы башкарылуы белән файдалануга тапшырыла.

    Юл төзелешенә аерым туктап үтәсем килә, чөнки юллар - төп тормыш артериясе: асфальт түшәлгән юллар Кәкре Күл һәм Түбән Баланда авылларын тоташтырачак, Урмандеевода юлга асфальт җәюне төгәлләдек, Иске Ибрай һәм Яңа Ибрай авыллары юлларын үзгәртеп төзү алып барыла, район үзәгендә биш урамга асфальт түшәү һәм юл катламын ремонтлау дәвам ителә.

    Аксубайлылар үзләре дә тырышалар - урамнарны чүп-чардан чистартудан алып район үзәгендә чәчәк түтәлләре булдыру һәм агачлар утыртуга кадәр, территорияләрне төзекләндерүдә катнашалар. Әйтергә кирәк, бүген район үзәге генә түгел, авыллар да ямьләнә. Кешеләр, барысының да халык өчен эшләнүен аңлыйлар.

    - Социаль билгеләнештәге нинди объектлар сафка басты һәм быел кайсылары файдалануга тапшырылачак?

    - Ниһаять без Кече Сөнчәледә клуб төзибез, Аксубайда "Ләйсән" һәм "Буратино" балалар бакчалары капиталь ремонтлана. Соры төсмер биреп торган күп фатирлы йортлар ремонтланды, су белән тәэмин итү, субүлгеч системалар, түбәләр тулысынча алмаштырылды, подъездлар төзекләндерелде. Медпунктлар төзү программасы да дәвам итә - быел Карасу һәм Яңа Аксубайда ике ФАП, Саврушта ветеринария участок пункты куллануга тапшырылачак. Иске Тимошкинода, Октябрь урамында урнашкан 14 нче күп фатирлы йорт янында һәм универсаль технологияләр техникумы янәшәсендә тренажер, балалар, волейбол-баскетбол универсаль спорт мәйданчыклары булдырылды.

    "Парклар һәм скверлар" программасы кысаларында быел балалар паркын төзекләндерү дәвам ителәчәк - проектны тормышка ашыруга республика - җиде миллионнан артык, район миллион сум акча бүлеп биргән.

    Киләчәк планда район үзәген төзекләндерү - елганы чистарту (янгын частеннән алып Сөлчә елгасына кадәр), проект эшләнгән инде.

    Терлекчелек биналарын үзгәртеп кору дәвам итә - Иске Саврушта - 300, Яңа Аксубайда 100 башка. Яңа Тимошкинода, Иске һәм Түбән Савруш авылларында 5-6 мең куб. метр сыешлы сенаж базлары төзеләчәк.

    - Шулай да Сабантуйда авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә аерым хөрмәт күрсәтелә...

    - Әйе, авыл хуҗалыгы производствосы - безнең районның төп икътисады. Чәчүгә әзерлек күпкә алдан - техникаларны, чәчүлек материалны әзерләү, минераль ашламалар кайтарудан башлана. Быел да чәчүне яхшы тәмамладык. Иртә өлгерә торган бөртекле сабан культуралары кыска вакытлы агрономик срокларда һәм сыйфатлы чәчелде. Җитәрлек күләмдә сакланган дым игеннәр үсешенә уңай йогынты ясый. Күпъеллык үләннәрне беренче катка чаптыруга керештек - быел печәннең массасы яхшы, димәк азыклар җитәрлек күләмдә хәзерләнәчәк. Маллар быел барлык кирәкле туклыклы матдәләр, беренче чиратта каротин һәм аксым белән баетылган азыклар белән тәэмин ителәчәк.

    Районның авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре люцерна (безнең шартларда ике-өч тапкыр чабып алып була) кебек күпьеллык үләннәр һәм кукуруз, рапс, көнбагыш кебек культуралар чәчүлекләрен ел саен арттыралар. "Аксубай" агрофирмасы үзен бөртеккә кукуруз чәчү белән танытты - көзен әлеге культура 200 гектардан артык мәйданнан җыеп алынды һәм югары калорияле азыкка ия булуы белән бу предприятие кышкы чорда һәр сыердан 17-18 әр литр сөт савып алуга иреште.

    - Район территориясендә бүген ике эре инвестор эшли...

    - Бүгенге көндә иң эре инвесторларның берсе - ул әтиле-уллы Илнар һәм Әхнәф Сөниевләр (Әхнәф Галимулла улының авыл хуҗалыгы тармагында куйган хезмәт стажы 30 ел). Аксубай җирендә ике ел ярым хуҗалык иткән вакыт эчендә алар тарафыннан терлекчелекне үстерүгә, техника - тракторлар, комбайннар сатып алуга күләмле акча тотылды. Иске Саврушта - 300, Түбән Саврушта 400 башка исәп- ләнгән ферма капиталь ремонтланды. Такталыда 600 савым сыерына терлекчелек комплексы эшли башлады. Агрофирмада һәр көнне 15 тонна сөт савып алалар. Быел алар элеккеге "Сөт иле Аксу" агрофирмасын да үз канатлары астына алдылар. Анда да шулай ук, терлекчелек тармагыннан табыш алуны максат итеп куеп, техниканы ремонтлаудан алып фермаларны үзгәртеп коруга кадәр, зур чыгымнар тотыла. Ике агрофирмада да чәчү кампаниясе уңышлы үтте.

    Эре агрофирмаларның икенчесе - Рәис Сөләйманов инвесторлык иткән "Аксу Агро". Аны тәҗрибәле җитәкче Вәлиҗан Җәлалетдинов җитәкли. Агрофирма иртә өлгерешле сабан культураларын чәчүне уңышлы тәмамлады. Әлеге хуҗалыкта җирнең күп өлеше шикәр чөгендере чәчүгә бүлеп бирелгән. Монда чәчү кампаниясен беренчеләрдән булып төгәлләү өстенә, печән чаптыру, сенаж салуга да алдан керештеләр. Хуҗалыкта оста идарә итү системасы гына җайга салынып калмыйча, терлекчелектә булсынмы яки кырдамы, коллективның һәр әгъзасы тырышып, намуслы хезмәт куя. Шуннан чыгып күрсәткечләр дә тотрыклы югары.

    Иван Шугаев җитәкләгән "Актай" агрофирмасы да уңышлары белән сөендерә. Монда берьюлы берничә - игенчелек, терлекчелек, ат асрау һәм ат спорты (бертуган Иван һәм Игорь Шугаевларның тырышлыгы) буенча тотрыклы үсеш күзәтелә. Актай кырларындагы куе шытымнар - булачак мул уңыш нигезе. Агрофирманың чабыш атлары да, районда гына түгел, Татарстанда да дан тота, алар шулай ук Россиянең абруйлы ярышларында катнашалар.

    Инвестор Алмас Заһидуллин җитәкләгән "Сөлчә" агрофирмасы да мактау сүзләренә лаек. Башкарма директор Мансур Миннебаевнең бай тәҗрибәсе һәм хуҗаларча карашы предприятиенең игенчелектә дә, терлекчелек тармагы буенча да ышанычлы һәм уңышлы алга баруына ярдәм итә.

    Алексей Чукинның "Колос" хуҗалыгы районның эре инвесторлары арасында үзенең яшәргә сәләтле булуын раслады. Монда җитәкченең тырышлыгы, аның хуҗаларча якын килүе мөһим роль уйный.

    Сабан бәйрәме алдыннан Фәрхәт Аюпов җитәкләгән авыл хуҗалыгы тармагы өчен кадрлар хәзерләгән Аксубай универсаль технологияләр техникумын билгеләп үтми булмый. Техникумның чыгарылыш укучылары агрофирмалар, фермер хуҗалыкларында хезмәт куялар. Техникум коллективы бистәне төзекләндерүгә зур өлеш кертә, аның территориясе өлге булып тора. Монда бинаны капиталь ремонтлау эшләре дәвам итә, коллектив материаль-техник базаны җәелдерү өстендә эшли.

    Авыл хуҗалыгы предприятиеләре белән беррәттән хезмәт күрсәтү оешмаларын да әйтеп үтәргә кирәк. Сабан бәйрәмен авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре белән беррәттән "Агрохимсервис" ҖЧҖ коллективы да тулы хокук белән бәйрәм итүгә лаек. Аны районның авыл хуҗалыгы аксакалы, тәҗрибәле җитәкче Анатолий Савинов җитәкли. Оешма, техника паркының әллә ни зур булмавына да карамастан, әче туфракны известьләү белән шөгыльләнә һәм бу планда барлык авыл хуҗалыгы предприятиеләренә ярдәм итә.

    Габделрәшит Гелметдинов рәислегендәге орлыкчылык инспекциясе дә авыл хуҗалыгын үстерүгә үзеннән саллы өлеш кертә.

    Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең яңа җитәкчесе Миниршат Алимов быел беренче тапкыр чәчү кампаниясен үткәрде. Ул әлеге эштә яңа кеше түгел, шуңа күрә ул җитәкләгән тармак тотрыклы булырга тиеш.

    - Фермерлык хуҗалыклары район эшчәнлегенең иң өстенлекле юнәлешләреннән берсе булып кала бирә.

    - Фермерлар сафы тулылана, эре инвесторлар белән беррәттән алар да аыл хуҗалыгы тармагын үстерүгә үзләреннән өлеш кертәләр. Кешеләрнең җирдә эшләү - кырчылык, терлекчелек белән шөгыльләнү теләге бар. Хуҗалык итүнең кече формалары җитәкчеләре - хезмәт сөючән, булдыклы кешеләр. Алар арасыннан Ильяс Сөләймановның, Петр Погодкинның, Марат Сафинның, Валерий Сапеевның, Анатолий Мокинның һ.б.ларның крестьян-фермер хуҗалыкларын аерым билгеләп үтәсе килә. Алар үзләренең кечкенә хуҗалыкларын җәелдерәләр, терлекләр санын арттыралар, азык базасын арттыру өстендә эшлиләр. Шуңа да аларга район ярдәм итә, алар АПКны, кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү программасы кысаларында дәүләт ярдәме алалар. Күпләре терлекчелек биналары төзүгә, җиһазлар (саву, сөт суыту аппаратлары, нәселле терлек) сатып алуга субсидияләр алдылар.

    Һәркем үзенең хезмәт урынында авыл хуҗылыгы тармагын үстерүгә, тулаем район үсешенә үз өлешен кертә. Сабан бәйрәме - хезмәтчәннәргә авыр һәм мактаулы хезмәтләрендә уңышлар, Аксубай җирендә оста хуҗалык итүләрен теләү, рәхмәт әйтү өчен тагын бер сәбәп. Җиргә яратып һәм хөрмәт белән караганда - ул сине юмарт уңышы белән сөендерәчәк.

    Район территориясендә рус, татар, чуаш һәм башка милләт вәкилләре дус, тату гомер кичерәләр. Безнең гореф-гадәтләребез, йолаларыбыз, тамырларыбыз бергә үрелгән. Без бердәм гаилә булып яшибез, районны ямьләндерәбез, хезмәт куябыз, бәйрәмнәрне билгеләп үтәбез.

    Сабантуй ярышларында катнашабыз, Троицк әйлән-бәйләненә басабыз, Уявта күңел ачабыз.

    Безнең эш-мәшәкатьләребез дә, максатларыбыз да уртак - район иминлеге өчен хезмәт итү.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: