Аксубаево
  • Рус Тат
  • Хәзмәт хакын күтәрергә

    Хезмәт министрлыгы, ТР Профсоюзлары федерациясе, эш белән тәэмин итүчеләрнең координацион советы һәм Министрлар Кабинеты минималь хезмәт хакы турында килешү төзеде. Килешүгә имза куелган көннән Татарстан Республикасы экономикасының бюджеттан тыш секторы оешмаларында эшләүчеләргә айлык минималь хезмәт хакы 7309 сумнан да ким булмаган күләмдә билгеләнде. -Минималь хезмәт хакы түләү буенча билгеләнгән дәүләт...

    Хезмәт министрлыгы, ТР Профсоюзлары федерациясе, эш белән тәэмин итүчеләрнең координацион советы һәм Министрлар Кабинеты минималь хезмәт хакы турында килешү төзеде.

    Килешүгә имза куелган көннән Татарстан Республикасы экономикасының бюджеттан тыш секторы оешмаларында эшләүчеләргә айлык минималь хезмәт хакы 7309 сумнан да ким булмаган күләмдә билгеләнде.
    -Минималь хезмәт хакы түләү буенча билгеләнгән дәүләт гарантияләрен үтәмичә хезмәт канунын бозуга юл куйган эш бирүчеләр, гадиерәк итеп әйткәндә, МРОТта каралганнан кимрәк эш хакы түләүчеләр административ җаваплылыкка тартыла, - дип билгеләп үтте Мәшгульлек үзәге җитәкчесе Иван Маклаков.
    Әлбәттә инде, хезмәткәрнең хезмәт бурычларын тулысынча үтәү шарты үз көчендә кала. Шул рәвешле, килешүдә билгеләнгән түбәнрәк хезмәт хакы алган эшчеләр прокуратурага мөрәҗәгать итү хокукына ия. Шуның белән бергә, дәүләт һәм муниципаль учреждениеләр хезмәткәрләренең минималь хезмәт хакы күләме элеккечә кала - аена 5965 сум.
    КоАПка нигезләнеп, хезмәт хокуклары нормаларын үз эченә алган хезмәт кануннарын һәм башка норматив хокукый актларны бозган өчен кисәтү ясау яки урындагы затларга һәм юридик белеме булмаган килеш эшмәкәрлек эшчәнлеге алып барган затларга карата - 1 меңнән 5 мең сумга кадәр, юридик затларга 30 меңнән 50 мең сумга кадәр штраф салу каралган.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: