Аксубаево
  • Рус Тат
  • Хәтер Вахтасы

    Аксубай лицееның "Сергей Яковлев исемендәге Ориент" отряды Новгород өлкәсе, Мясной Бор авылы янында чираттагы Хәтер вахтасында булып кайтты. 1941-42 елларда монда 2 нче Удар, 52 нче һәм 59 нчы армияләр катнашында Ленинград чолганышын өзү буенча канлы сугышлар булган. Аксубай эзләнүчеләре Новгород урманнарында беренче ел гына эш алып бармыйлар һәм һәр...

    Аксубай лицееның "Сергей Яковлев исемендәге Ориент" отряды Новгород өлкәсе, Мясной Бор авылы янында чираттагы Хәтер вахтасында булып кайтты.

    1941-42 елларда монда 2 нче Удар, 52 нче һәм 59 нчы армияләр катнашында Ленинград чолганышын өзү буенча канлы сугышлар булган.

    Аксубай эзләнүчеләре Новгород урманнарында беренче ел гына эш алып бармыйлар һәм һәр Вахта үзенең куркыныч һәм аянычлы табылдыклары белән гаҗәпләндерми калмый. Сигез экспедицион эш көнендә отряд җирләнмәгән өч кызылармияченең, 1942 елда 2 нче Удар армия чолганышыннан чыккан вакыттагы бәрелешләрдә һәлак булган Вермахт армиясенең 3 сугышчысы җәсәден тапкан.

    Мясной Борда алар мемориаль зиратта тантаналы җирләнгән. "Сергей Яковлев исемендәге Ориент" отряды әгъзалары экспедициядән кайту белән, Аксубай үзәгендәге "Мәңгелек ут" мемориалы итәгенә чәчәкләр салдылар.

    Укучылар мактаулы - һәлак булган сугышчылар турындагы хәтерне саклау миссиясен лаеклы һәм намус белән үтәделәр. Эзләнүчеләр чираттагы Хәтер вахтасына баруда ярдәм күрсәткән район башлыгы Камил Гилманов һәм яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Станислав Зайцевка рәхмәт белдерәләр.

    Фото: stomat02.ru

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: