Аксубаево
  • Рус Тат
  • Хәтер шәмнәрен кабыздылар

    2016 елның 22 июнендә тарихта иң канкойгыч, дәһшәтле сугыш - Бөек Ватан сугышы башлануга 75 ел тулды. Районда бу кайгылы дата алдыннан "Хәтер шәме" акциясе үтте. "Бердәм Россия" партиясе әгъзалары, "Яшьләр гвардиясе" оешмасы җитәкчеләре һәм активистлары, иҗтимаги ветераннар, яшьләр һәм патриотик берләшмәләр, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре акциянең инициаторлары булдылар. Йөзләгән...

    2016 елның 22 июнендә тарихта иң канкойгыч, дәһшәтле сугыш - Бөек Ватан сугышы башлануга 75 ел тулды.

    Районда бу кайгылы дата алдыннан "Хәтер шәме" акциясе үтте. "Бердәм Россия" партиясе әгъзалары, "Яшьләр гвардиясе" оешмасы җитәкчеләре һәм активистлары, иҗтимаги ветераннар, яшьләр һәм патриотик берләшмәләр, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре акциянең инициаторлары булдылар. Йөзләгән кеше кич белән Аксубай үзәгенә сугыш батырларын хөрмәтләп искә алырга чыкты. Алар арасында - сугыш ветераннары, оешмалар, иҗтимаги формированиеләр вәкилләре, район җитәкчеләре, хезмәт коллективлары һәм укучылар бар иде. Фашистларга каршы көрәштә башларын салган геройлар һәм бүгенге көнгә кадәр яши алмаган фронтовиклар истәлеге халык өчен бик кадерле.

    - Якты киләчәк өчен көрәшкә күтәрелгән ата-бабаларыбыз алдында баш иябез, - диде митингны ачып район башлыгы Камил Гилманов. - Бөек Җиңү меңнәрчә кешеләр гомере бәрабәренә яуланды. Яу кырларында һәлак булган якташ-аксубайлылар безнең күңелләрдә мәңгелек урын алган.

    Җыелучылар Ватаныбызны яклап көрәшкән сугышчылар, Бөек Ватан сугышында гомерләре өзелгән каһарманнарны бер минутлык тынлык белән искә алдылар.

    Бөек Ватан сугышы ветераны Елисей Тимирясов сугышның беренче көнен исенә төшерде. Ул үзенең фронт юлы, Бөек Җиңүнең нинди югалтулар аша килүе турында сөйләде. Яшьләрне безнең ил халкының батырлыклар белән уелып калган тарихын онытмаска һәм әлеге мирасны үзләреннән соң килгән буынга да тапшырырга чакырды. Яшьләр исеменнән митингта Кристина Удиярова чыгыш ясады.

    Митингка җыелучыларның кулларында бер үк вакытта йөзләгән шәм кабынды. Алар шәмнәрне мәңгелек ут итәгенә куйдылар. Шуның белән беррәттән фронтовик-геройлар һәйкәле янында, җилдә дулкынланып, тагын йөзләгән ут кабынды.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: