Аксубаево
  • Рус Тат
  • Хәрби комиссариат Чирмешәнгә күчә

    Урамда ноябрь - көзге чакырылыш кампаниясенең кызу чоры. Ләкин 2016 елның чакырылыш кампаниясе аксубайлылар өчен соңгысы булачак. Алга таба нәрсә көтелә, чакыру эшләре ничек алып барылачак һәм хәрби комиссариат эшчәнлегенең башка юнәлешләре турында без ТР хәрби комиссариатының Аксубай районы буенча бүлеге җитәкчесе Рәшит Фәсхетдинов белән әңгәмә корабыз. - Беренче эш...

    Урамда ноябрь - көзге чакырылыш кампаниясенең кызу чоры. Ләкин 2016 елның чакырылыш кампаниясе аксубайлылар өчен соңгысы булачак.

    Алга таба нәрсә көтелә, чакыру эшләре ничек алып барылачак һәм хәрби комиссариат эшчәнлегенең башка юнәлешләре турында без ТР хәрби комиссариатының Аксубай районы буенча бүлеге җитәкчесе Рәшит Фәсхетдинов белән әңгәмә корабыз.

    - Беренче эш итеп чакырылыш кампаниясе барышы турында тулырак беләсе килә.

    - 8 ноябрьгә без чакырылышны гамәлгә ашырдык һәм Кораллы Көчләр сафларында хезмәт итүгә 30 егетне билгеләдек. Төп контингент - 20 егет Самара өлкәсендә урнашкан Аксубай районы шефлыгында булган частькә озатылды. Хәрби хезмәткә алу план буенча тормышка ашырыла. 13 ноябрьдә хезмәткә алынган 10 егет тә шулай ук Самара өлкәсенә китте.

    Аксубай районы буенча хәрби комиссариатның егетләрне хәрби хезмәткә чакыру һәм озату эше ноябрь азагында тәмамлана. Федераль канун буенча чакыру 31 декабрьгә кадәр дәвам итсә дә, 1 декабрьгә кадәр без бүлеккә йөкләнгән барлык эшләрне тәмамларга планлаштырабыз.


    Аксубай районы комиссариатына 1938 елның 22 сентябрендә нигез салына. 1963 елда районнар берләшү сәбәпле таркала һәм 1963 елның апрелендә кабаттан оеша. 2016 елның 30 ноябрендә үз эшчәнлеген тәмамлаячак.


    - Рәшит Шәүкәт улы, районның хәрби комиссары буларак без сезнең белән соңгы тапкыр әңгәмә корабыз. Хәрби комиссариатны үзгәртеп кору хакында карар кабул ителгән. Укучыларга аның эшчәнлеген туктату турындагы барлык мәгълүматны җиткерәсе генә кала.

    - РФ Генераль штабының 2016 елның 29 июненнән гамәлгә кергән боерыгы буенча хәрби комиссариатларның оештыру-штат структураларын камилләштерү максатларында Аксубай районы буенча хәрби комиссариат 1 декабрьдән таркатылачак. Аның эшен Чирмешән районының Чирмешән авылында урнашкан комиссариат башкарачак. Аксубай районы территориясендәге чакыру, запастагы гражданнарны һәм хәрби техниканы хәрби исәпкә алу белән бәйле барлык чараларны ТРның Чирмешән һәм Аксубай районнары буенча хәрби комиссариат гамәлгә ашырачак.

    Шәһәр тибындагы Аксубай бистәсендә бистә советы базасында Аксубай бистә советы бинасында хәрби-исәпкә алу өстәле булдырылачак. Ул Аксубай бистәсендә яшәүче гражданнарны, запастагы хәрбиләрне, армиягә чакырылучы егетләрне исәпкә алу һәм аларга хәбәр итү юнәлешендә эшләячәк. Ә авыл җирлекләрендә хәрби исәпкә алуны хәрби-исәпкә алу хезмәткәрләре башкарачак.

    Уңайлырак булсын өчен армиягә чакыру яшендәге егетләрне беренче тапкыр хәрби исәпкә кую, хәрби хезмәткә чакыру алдыннан медицина тикшерүе үтү һәм чакыру комиссиясе утырышлары Аксубай районы үзәк хастаханәсендә гамәлгә ашырыла.

    - Димәк, безнең егетләргә чакыру мәсьәләләре буенча Чирмешәнгә барып йөрергә туры килмәячәк?

    - Әйе, барлык чакыру эшләре Аксубайда алып барылачак. Бу чакыру кәгазендә күрсәтелгән вакытка тиешле чараларга район үзәк хастаханәсенә килгән кешеләр өчен генә. Ләкин медицина тикшерүе үтәргә һәм чакыру комиссиясенә нигезсез сәбәпләр аркасында килмәгән кешеләргә Чирмешән хәрби комиссариатына үзләренә барырга туры киләчәк.

    - Татвоенкоматның җыелу пунктына егетләрне озату эшләре ничек оештырылачак?

    - Егетләргә шулай ук Аксубай бистәсенә килергә туры киләчәк. Конкрет җыелу урыны хакында аларга өстәмә хәбәр ителәчәк. Тиешле вакытта аларны Чирмешән автобусы алып китәчәк.

    - Хәрби комиссариат турыдан-туры шөгыльләнгән башка мәсьәләләр ничек хәл ителер соң?

    - Бу мәсьәләләр алдан ук уйланып куелган. Һәр атнаның чәршәмбесендә бистә советы бинасында Чирмешән һәм Аксубай районы буенча хәрби комиссар һәм бүлекләр җитәкчеләре тарафыннан гражданнарны кабул итү гамәлгә ашырылачак. Район халкы аларга пенсия тәэмин ителеше, хәрби исәпкә алу, социаль проблемалар (мисалга, сугыш ветераны вафат булды ди, Оборона министрлыгыннан түләүләр рәсмиләштерергә кирәк), белешмәләр алу, хәрби исәпкә басу яки аннан төшү мәсьәләләре буенча мөрәҗәгать итә ала. Кабул итү көнендә хәрби комиссия вәкилләре бөтен материалларны, гаризаларны кабул итәчәк һәм бер атнадан соң әзер документларны алып киләчәк. Болар барысы да безнең район халкына хәрби комиссариатны үзгәртеп коруга бәйле китерелгән уңайсызлыкларны киметү өчен эшләнә. Шундый оештыру-штат чаралары барлык Кораллы Көчләр масштабында үтә. Шуңа күрә Татарстан территориясендә муниципаль районнарның хәрби комиссариатларын берләштерү һич кенә дә яңалык түгел. Аксубай - исәп буенча алтынчы мисал булып тора. Үзгәртеп кору эшләре күрше районнарга да кагылды, мәсәлән, Яңа Чишмә хәрби комиссариаты Чистайныкы белән, Спасныкы Әлкинеке белән берләштерелде. Шулай ук кайбер шәһәр районнары хәрби комиссариатлары да берләштерелде.

    - Гәзит укучыларга аксубайлыларның эшләрен алып барачак яңа хәрби комиссариатның контактларын гына җиткерәсе кала.

    - Хәрби комиссариат адресы: Чирмешән авылы, Техник урамы, 5нче а йорт. Почта индексы: 423100. Чирмешән һәм Аксубай районнары буенча хәрби комиссар Палаткин Дмитрий Иванович. Телефоны 8 (84396) 4-30-05. Хәрби комиссариат телефоннары: 8 (84396) 2-26-55 (дежур), 4-30-08.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: