Аксубаево
  • Рус Тат
  • Хәрби диңгезчеләр флоты әләме астында

    Якшәмбе көнне Аксубай районы диңгезчеләре фонтан янында Хәрби диңгезчеләр флоты көнен билгеләп үттеләр. Аксубай районында әлеге бәйрәмне зурлап бәйрәм итү традициясе үткән елдан гадәткә керде. Элеккеге диңгезчеләр - милиция ветераны Николай Прончатов, район күләмендәге элеккеге һәм хәзерге җитәкчеләр - Виталий Третьяк һәм Флүн Зәйнуллин аны оештыручылар булдылар. Иртәдән үк район...

    Якшәмбе көнне Аксубай районы диңгезчеләре фонтан янында Хәрби диңгезчеләр флоты көнен билгеләп үттеләр.

    Аксубай районында әлеге бәйрәмне зурлап бәйрәм итү традициясе үткән елдан гадәткә керде. Элеккеге диңгезчеләр - милиция ветераны Николай Прончатов, район күләмендәге элеккеге һәм хәзерге җитәкчеләр - Виталий Третьяк һәм Флүн Зәйнуллин аны оештыручылар булдылар.
    Иртәдән үк район үзәге мәйданында музыка яңгырады, тельняшка, бескозыркалар кигән, кулларына ВМФ әләмнәре тоткан моряклар гаиләләре, балалары белән бирегә агылды. Көннең эссе булуына карамастан, мәйданда кеше күп җыелды. Ә бит районның хәрби диңгезчеләр берләшмәсендә аз дигәндә 300 гә якын кеше бар. Россиянең диңгез флотында хезмәт итүчеләр саны да елдан ел арта бара. Бүгенге көндә ВМФ сафларында 9 солдат хезмәт итә. Болар аксубайлылар Илсур Хәмидуллин һәм Николай Афанасьев, искетимошкинолылар Сергей Власов һәм Максим Расчислов, яңаибрайлылар Айнур Гарифуллин һәм Рушан Мохтаров, Яңа Мокшинодан Дмитрий Семенов, Трудолюбоводан Евгений Смелов һәм Иске Ибрай егете Рәдиф Хәйруллин.
    Бәйрәмне Аксубай сәнгать мәктәбенең тынлы оркестры "Славянка хушлашуы" маршы белән ачты. Запастагы өлкән мичман Олег Шуркин командасы буенча диңгезчеләр әләмгә тигезләштеләр. Әләмне күтәрү хөрмәтенә ВМФ ветераны Әфрәим Кузюров һәм күптән түгел Тын океан флотыннан хезмәт итеп кайткан диңгезче-пехотачы Нәфис Бикулов лаек булды.
    Хөрмәт йөзеннән, диңгезчеләр Бөек Ватан сугышында һәлак булган якташлар истәлегенә куелган һәйкәл итәгенә чәчәкләр салдылар һәм аксубайлыларны бер минутлык тынлык белән искә алдылар.
    Диңгезчеләрне районның беренче җитәкчеләре - район башлыгы Камил Гилманов, запастагы генерал-майор Анатолий Молоствов һәм районның хәрби комиссары Рәшит Фәсхетдинов котлады.
    - Хәрби диңгез флоты СССР ВМФ һәм Россия империясенең ВМФ буыны булып тора. Ул һәрвакыт хәлиткеч гаскәр булды. ВМФның хәзерге замандагы үзенчәлеге бәяләп бетергесез, - дип билгеләп үтте үзенең чыгышында район башлыгы Камил Гилманов.
    Ул чараны оештыручылар - Аксубай районындагы "Морское собрание" оешмасы рәисе Николай Прончатовны, активистлар Виталий Третьяк һәм Флүн Зәйнуллинны район башлыгы исеменнән Рәхмәт хатлары белән бүләкләде.
    Татарстан Республикасының "Морское собрание" берләшмәсе вәкиле Рөстәм Кормашев та аксубайлыларны әлеге бәйрәм белән котларга килде. Ул элеккеге диңгезчеләр - Евгений Новичковка, Сергей Елисеевка, Виталий Третьякка, Валерий Николаевка, Флүн Зәйнуллинга, Николай Прончатовка диңгезчеләр берләшмәсе билгеләрен тапшырды.
    Диңгезчеләр бәйрәмне оештырып кына калмыйча, үзләре дә концерт номерлары әзерләгәннәр - аларның балалары, оныклары җырладылар да, биеделәр дә, шигырьләр дә укыдылар. Сәхнәдән диңгезчеләрнең яшь буынына әти-әниләре исеменнән котлаулар яңгырады. Чара рәсмидән халык бәйрәменә әверелде. Аны нәкъ менә шундый итү өчен оештыручылар бөтенесен дә эшләгәннәр - җыр һәм биюдән алып, барысы да авыз иткән флотча макаронга хәтле.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: