Аксубаево
  • Рус Тат
  • Хәрби частьтә булдылар

    Аксубай районы делегациясе Самара өлкәсендәге 59292 номерлы хәрби частьтә булып кайтты. Анда безнең районнан хезмәт итәргә барган егетләр хәрби присяга кабул иттеләр. Районнан язгы чакырылыш вакытында киткән егетләрнең присяга кабул итү тантанасында социаль мәсьәләләр буенча башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Сергей Александров, Үзәк хәрби округ инспекторы генерал-майор Анатолий Молоствов, Аксубай рйонының...

    Аксубай районы делегациясе Самара өлкәсендәге 59292 номерлы хәрби частьтә булып кайтты. Анда безнең районнан хезмәт итәргә барган егетләр хәрби присяга кабул иттеләр.

    Районнан язгы чакырылыш вакытында киткән егетләрнең присяга кабул итү тантанасында социаль мәсьәләләр буенча башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Сергей Александров, Үзәк хәрби округ инспекторы генерал-майор Анатолий Молоствов, Аксубай рйонының хәрби комиссары Рәшит Фәсхетдинов һәм "ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Сельская новь" район гәзите директор-мөхәррире Айдар Моратшин катнашты.
    "Александр Невский" һәм "Кызыл Йолдыз" орденнары белән бүләкләнгән 59292, 91 номерлы Келецк хәрби часте Самарада урнашкан. Хәрби шәһәрчеккә кергәндә үк чисталык күзгә ташлана. КППда тулы хәрби экипировкадан булган төз гәүдәле солдатлар авыр хәрби хезмәт үтәп басып торалар.
    Аксубай делегациясен командир Михаил Качинский җитәкчелегендәге часть офицерлары каршы алды. Присяга кабул итүгә санаулы минутлар гына калды. Тантаналы марш астында частьнең хәрби әләмен алып чыктылар. Тагын шуны билгеләп үтәргә кирәк, байракны саклау төркемендә Аксубайдан үткән чакырылыш кампаниясе солдатлары да бар иде.
    Яшь солдатлар присяганы армиягә хас булганча төгәл кабул иттеләр. Бу көнне безнең районнан Иван Иванов, Алексей Антипов, Сергей Маркитанов, Сергей Егоров, Роман Мальков, Айрат Минхәеров, Андрей Скворцов, Антон Тимочкин, Нәфис Гарифуллин, Фәнил Зәйнуллин, Константин Сухалов, Сергей Орлов һәм Инсаф Нуруллин чын Ватан сакчылары булдылар.
    Присяга кабул итү тантанасыннан соң митинг узды. Аны часть командиры, полковник Михаил Качинский ачты. Частьнең хәрби офицеры, отставкадагы полковник Иван Кипленко, генерал-майор Анатолий Молоствов, Самара өлкәсенең Куйбышев районы хакимияте башлыгы Александр Моргун, башка офицерлар, хезмәт итүчеләр һәм ата-аналар котлау сүзләре белән чыгыш ясадылар, киңәшләр бирделәр.
    Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Сергей Александров җитәкчелек һәм район халкы исеменнән чыгыш ясады.
    - Хөрмәтле офицерлар, солдатлар һәм ата-аналар. Район һәм район башлыгы Камил Гилманов исеменнән сезне бүгенге вакыйга белән котлыйм, - дип башлады чыгышын Сергей Витальевич. - Әлеге часть безнең район шефлыгында булганга, без һәрвакыт аның тормышы белән кызыксынабыз. Егетләребезнең монда лаеклы хезмәт итүләренә куанабыз. Бүгенге яңа буын солдатларның да Ватанны намуслы саклауларына ышанабыз.
    Митингтан соң ата-аналар, делегация һәм яңа гына присяга кабул иткән солдатлар белән очрашу булды. Истәлеккә фото, дуслардан һәм ата-аналардан теләкләр, һәм, әйтергә кирәк, менә солдатлар хезмәткә әзер. Районнан һәр солдатка бүләкләр тапшырылды.
    Шул ук көнне делегация үткән ел хезмәткә чакырылган, күптән түгел генә кыр өйрәнүләреннән кайткан якташ егетләр белән очрашты. Дмитрий Савельев, Илшат Садретдинов, Динар Фәхертдинов һәм Илдар Нуруллин да бүләкләр алдылар. Китәр алдыннан часть җитәкчелеге белән очрашу булды, анда район башлыгыннан истәлекле бүләкләр тапшырылды.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: