Аксубаево
  • Рус Тат
  • Хезмәтләр җыелмасы турында

    Татарстанда социаль хезмәтләр җыелмасыннан файдалану буенча яңа электрон сервис эшли башлады. Хезмәтләр җыелмасы төрендәге дәүләт социаль ярдәме айлык акчалата ярдәм алучыларның барысына да тәкъдим ителә. Андыйларга аерым категория ветераннар, инвалидлар, элеккеге балигъ булмаган фашизм тоткыннары, радиация йогынтысы нәтиҗәсендә зыян күрүчеләр керә. "Аксубай районында федераль ташламага ия кешеләр саны - 3500гә...

    Татарстанда социаль хезмәтләр җыелмасыннан файдалану буенча яңа электрон сервис эшли башлады.

    Хезмәтләр җыелмасы төрендәге дәүләт социаль ярдәме айлык акчалата ярдәм алучыларның барысына да тәкъдим ителә. Андыйларга аерым категория ветераннар, инвалидлар, элеккеге балигъ булмаган фашизм тоткыннары, радиация йогынтысы нәтиҗәсендә зыян күрүчеләр керә. "Аксубай районында федераль ташламага ия кешеләр саны - 3500гә якын, - дип хәбәр итте УПФР җитәкчесе урынбасары Николай Кистенев. - Социаль хезмәтләр җыелмасы дәвалау препаратларын, медицина әйберләрен, санатория-курортта дәвалануны, дәвалау урынына бушлай барып кайтуны үз эченә ала. Гражданинның шәхси кабинетында яңа электрон хезмәт эшли башлау белән, федераль льготачылар хезмәтләрнең тәкъдим ителү вариантларын үзгәртә алалар. Моның өчен 1 октябрьгә кадәр электрон гариза бирергә яки ПФРга мөрәҗәгать итәргә кирәк".

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: