Аксубаево
  • Рус Тат
  • Хезмәтчәннәрне тәбрикләделәр

    Аксубай районында "Безнең хөрмәтле ветеран" акциясе дәвам итә. Аның кысаларында өлкәннәр һәм инвалидлар өчен Федоровка интернат-йортында район башлыгы Камил Гилманов һәм Татарстан Дәүләт Советы депутаты Шамил Яһүдин булып китте. Алар биредә яшәүче дүрт тыл хезмәтчәнен тәбрикләделәр. - Быел без интернат-йорт территориясендә, барлык сугышта катнашучылар һәм тыл хезмәтчәннәре хөрмәтенә Җиңү аллеясен...

    Аксубай районында "Безнең хөрмәтле ветеран" акциясе дәвам итә.

    Аның кысаларында өлкәннәр һәм инвалидлар өчен Федоровка интернат-йортында район башлыгы Камил Гилманов һәм Татарстан Дәүләт Советы депутаты Шамил Яһүдин булып китте. Алар биредә яшәүче дүрт тыл хезмәтчәнен тәбрикләделәр. - Быел без интернат-йорт территориясендә, барлык сугышта катнашучылар һәм тыл хезмәтчәннәре хөрмәтенә Җиңү аллеясен булдырдык, - ди интернат-йорт директоры Рузилә Бәширова. - "Аксубай урман хуҗалыгы" ГБУ безгә зәңгәр чыршы, пирамидаль тирәк үсентеләре тәкъдим итте. Район башлыгы да, депутат та, урман хуҗалыгы җитәкчесе дә аллеядә, киләчәк буынга ата-бабаларыбыз җиңү алып килгән хәтер турында истәлек итеп, үз агачларын утырттылар.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: