Аксубаево
  • Рус Тат
  • Халыкны нинди проблемалар борчый

    Чәршәмбе көнне районда "Бердәм Россия" партиясеннән мобильле җәмәгать кабул итүе эшләде. Әлеге проект партиянең сайлау алды агитация программасы кысаларында гамәлгә ашырыла. Мобильле җәмәгать кабул итүе Аксубай районына өченче тапкыр килде. Аларның эше районны максималь колачларлык итеп оештырылган. - Бу атнада мобильле кабул итүләр эшен төгәллибез, Татарстан районнарын икешәр-өчәр тапкыр йөреп...

    Чәршәмбе көнне районда "Бердәм Россия" партиясеннән мобильле җәмәгать кабул итүе эшләде.

    Әлеге проект партиянең сайлау алды агитация программасы кысаларында гамәлгә ашырыла. Мобильле җәмәгать кабул итүе Аксубай районына өченче тапкыр килде.

    Аларның эше районны максималь колачларлык итеп оештырылган.

    - Бу атнада мобильле кабул итүләр эшен төгәллибез, Татарстан районнарын икешәр-өчәр тапкыр йөреп чыктык. Шәһәр халкын нигездә - күп фатирлы йортларны ремонтлау, авыл кешеләрен юллар, су белән тәэмин итү проблемалары борчый. Гозерләр, үтенечләр, проблемалар һәм теләкләрне "Бердәм Россия" партиясе рәисе Дмитрий Медведевнең Татарстан Республикасындагы иҗтимаги төбәк кабул итү пунктына тапшырабыз, - дип сөйли "Бердәм Россия" партиясенең иҗтимаги төбәк кабул итү пункты рәисе Ландыш Лотфуллина.

    - Без, Яңа Тимошкино кешеләре өчен, авыл белән янәшәдә буа булдыру беренчел проблема булып тора, - дип белдерде үзенең кабул итүгә килү сәбәбен Римма Степанова. - Безнең үтенечебезне ишетерләр дип ышанабыз.

    Аның авылдашы Андрей Ярославлев Ерепкино авылыннан Аксубай-Федоровка автомобиль юлына кадәр юл салу һәм Яңа Тимошкино укучылары өчен автобус бүлеп бирү үтенече белән килгән.

    Мобильле төркем килүен искеибрайлылар да көткәннәр. Рәис Камалов партиянең кабул итү пунктына авыл кешеләре өчен зур проблема булып торган - торак пункт эчендәге юлларны төзекләндерү һәм су белән тәэмин итү системасын ремонтлау мәсьәләсен җиткерде. Мәктәп территориясендә эчке янгын сүндерү өчен су белән тәэмин итү трассасын сузу - хәл итүне таләп иткән икенче проблема булып тора һәм моны тормышка ашыру булачак депутатларга гозер буларак яңгырады.

    "Бердәм Россия" партиясенең мобильле җәмәгать кабул итү пунктында, татарстанлылардан җыелган гозерләргә нигезләнеп республикадан сайланачак булачак депутатлар Россия Федерациясенең Дәүләт Думасында үз эшләрен планлаштырачак, дип белдерделәр.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: