Аксубаево
  • Рус Тат
  • Халыкның өчтән бер өлешенә прививка ясалган

    Өч мең аксубайлыга гриппка каршы прививка ясалган инде. Роспотребнадзор идарәсе мәгълүматларына караганда, 15 сентябрьгә безнең районның 2975 кешесе гриппка каршы вакцина алган. Исегезгә төшерәбез, әлеге прививка ясау кампаниясендә 8330 кешегә прививка ясау планлаштырыла. - Сентябрь-октябрь айлары прививка алу өчен иң кулай вакыт санала, - дип сөйли Аксубай үзәк хастаханәсе баш...

    Өч мең аксубайлыга гриппка каршы прививка ясалган инде.

    Роспотребнадзор идарәсе мәгълүматларына караганда, 15 сентябрьгә безнең районның 2975 кешесе гриппка каршы вакцина алган. Исегезгә төшерәбез, әлеге прививка ясау кампаниясендә 8330 кешегә прививка ясау планлаштырыла. - Сентябрь-октябрь айлары прививка алу өчен иң кулай вакыт санала, - дип сөйли Аксубай үзәк хастаханәсе баш табибе урынбасары Рөстәм Шәрәфетдинов. - Иммунитет ныгысын өчен 8-12 көн кирәк, вакцинаның саклагыч нәтиҗәсе 12 айга кадәр. Гриппка каршы прививка куркыныч төркемгә кергән кешеләргә яшәү урыны буенча ясала: балалар бакчаларына йөрүче сабыйларга, мәктәп укучыларына, медицина һәм мәгариф хезмәткәрләренә, 60 яшьтән өлкәнрәкләргә, студентларга, хезмәт күрсәтү тармагында эшләүчеләргә. Балалар өчен гриппка каршы - "Гриппол плюс", 6 яшьтән өлкәнрәк балаларга - "Ультрикс" һәм өлкәннәргә "Совигрипп" вакцинацияләре ясала.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: