Аксубаево
  • Рус Тат
  • Халык ярдәме белән

    Иске Кармәт авыл җирлеге районда күләме буенча иң кечкенәсе. Әмма монда да тотрыклы социаль-икътисади үсеш буенча зур эшләр башкарыла. Халык ярдәме белән урман полосалары коры-сарыдан даими чистартыла. Озынлыгы 75 метр тәшкил иткән зират коймасы алмаштырылган. Мәдәният һәм ял паркында да күп эшләр эшләнгән. Футбол мәйданчыгы төзелгән. Каты көнкүреш калдыклары полигоны...

    Иске Кармәт авыл җирлеге районда күләме буенча иң кечкенәсе. Әмма монда да тотрыклы социаль-икътисади үсеш буенча зур эшләр башкарыла.

    Халык ярдәме белән урман полосалары коры-сарыдан даими чистартыла. Озынлыгы 75 метр тәшкил иткән зират коймасы алмаштырылган. Мәдәният һәм ял паркында да күп эшләр эшләнгән. Футбол мәйданчыгы төзелгән. Каты көнкүреш калдыклары полигоны тәртипкә китерелгән. Халык көче белән буа-кичү ремонтланган.

    Малларның ирекле утлап йөрүе кискен бәла булып кала бирә. Административ комиссия бу уңайдан дүрт беркетмә төзегән.

    Җәлил урамы буенча бишенче үткәргеч сузылган һәм ике яктырткыч куелган. Бүгенге көндә Тукай урамының яртысы яктыртылмый кала.

    Җирлек башлыгы Фәнис Мөсәбиков, су белән тәэмин итү чыгымнарының суга түләү бәясеннән артып китүен билгеләп үтте һәм суга түләү бәясен күтәрергә тәкъдим итте. Халык, бераз фикер алышканнан соң, ризалашты.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: