Аксубаево
  • Рус Тат
  • Халык һәм җирлек иминлеге өчен хезмәт куярга

    Иске Ибрай авыл җирлегендә район җитәкчелеге һәм җирлек халкы арасындагы сөйләшү ачык һәм гади аралашуга әверелде. Авыл җирлеге башлыгы Мансур Минеголов үз территориясендәге эшләр белән таныштырды. Биредә дә халык бер үк эш-мәшәкатьләр белән яши. Аларны хәл итүдә җирлек башлыгы башлап йөрүчеләрдән. Үзара салым акчасына монда авыл эчендәге юлларны ремонтларга, янгын...

    Иске Ибрай авыл җирлегендә район җитәкчелеге һәм җирлек халкы арасындагы сөйләшү ачык һәм гади аралашуга әверелде. Авыл җирлеге башлыгы Мансур Минеголов үз территориясендәге эшләр белән таныштырды.

    Биредә дә халык бер үк эш-мәшәкатьләр белән яши. Аларны хәл итүдә җирлек башлыгы башлап йөрүчеләрдән. Үзара салым акчасына монда авыл эчендәге юлларны ремонтларга, янгын гидранты урнаштырырга һәм авыл тормышындагы кайбер проблемаларны хәл итәргә планлаштыралар. Мәктәп, авыл клубы да төзекләндерүне таләп итә.

    Авыл кешеләре арасында яңа торак төзеп чыгарга планлаштыручылар да юк түгел. Алар төзелеш эшләре өчен ком кайтару мәсьәләсен күтәрделәр. Әлеге сорауга район җитәкчелегеннән, республиканың экология министрлыгы белән килешенеп, әлеге мәсьәләне уңай якка хәл итеп булачак, дигән җавап алдылар.

    Искеибрайлыларны авыл халкына медицина хезмәте күрсәтү мәсьләсе дә борчый - авыл хастаханәсендә табиб юк. Әлеге проблеманы хәл итү район үзәк хастаханәсе җитәкчелегендә карала.

    Иске Ибрай авыл җирлегендә сөт тапшыру буенча районда иң югары күрсәткеч - 2800 килограмм. Сөт җыючы Җәмил Мифтәхов үзенең эшен җиренә җиткереп башкара.


    - Яңа Ибрай авыл җирлегендә узган ярты ел эчендә авылны төзекләндерүгә кагылышлы күләмле эшләр башкарылды, - дип билгеләп үтте үзенең чыгышында җирлек башлыгы Фәһим Кәбиров. Авыл халкы барлык эшләрдә дә актив катнашты. Шулай ук санкцияләнгән чүплек территориясе тәртипкә китерелде. Авыл җирлегенең, депутатлар корпусының алга таба да эшлисе эшләре җитәрлек әле. Мәктәп янындагы күпер җимерек хәлдә, аны ремонтларга кирәк, авыл эчендәге юлларны тиешле дәрәҗәгә җиткерергә, суүткәргечләр дә ремонтлауны таләп итә. Бурычлар бихисап. Яңа Ибрай халкы белән очрашу күңелле мизгел белән тәмамланды: район башлыгы Камил Гилманов Яңа Ибрай авыл җирлеге үсешенә керткән шәхси хезмәт өлеше һәм авыл тормышында актив катнашканы өчен Йосып Мортазинга Рәхмәт хаты тапшырды.


    Район җитәкчелеге белән очрашуга Урмандеево авыл клубына барлык җирлек халкы җыелды.

    Очрашу үзара аңлашу мохитендә, эшлекле үтте. Авыл җирлеге башлыгы Валерий Николаев җирлекнең беренче яртыеллыкта социаль-икътисади үсешендәге иң мөһим мизгелләргә тукталды. Шуларның берсе - Урмандееводан Заряга кадәр вак таш җәелгән юл төзелеше. Юлчылар беренче балчыклы катламны җәйгәннән соң, икенче этап - вак таш җәю эшенә керештеләр.

    Җирлек территориясендә 405 шәхси ярдәмче хуҗалык бар. Халыкның билгеле бер өлеше нәкъ менә шунардан табыш алып яши. Алар сөт тапшыруда да актив катнашучылар. Июль аенда монда, халык иҗатын үз итүчеләрне һәм район кунакларын бер түгәрәккә җыеп, традицион Уяв бәйрәмен билгеләп үттеләр. Бәйрәм бик күңелле килеп чыкты.

    Авыл кешеләренең тормыш шартларын яхшырту белән беррәттән, җирлекнең алга таба эшләүне таләп иткән проблемалары да җитәрлек. Бу - Урмандеево һәм Савгачта суүткәргечләрнең таушалган хәлдә булуы. Әмма, шуңа да карамастан, барлык объектлар да су белән тәэмин ителә. Алга таба Сидул Ерыклы һәм Заряда суүткәргечләр сузу планлаштырыла (әлеге торак пунктларда скважиналар һәм башнялар бар). Үзара салым буенча халыктан 233,1 мең сум акча җыелган (план күрсәткеченә карата 100 процент). Бу һәм дәүләт өстәгән акча авыл кешеләренең мәнфәгатьләрен тормышка ашыруга тотылачак.


    Түбән Савруш авыл клубында халык җыены Иске Савруш авыл җирлеге башлыгы Андрей Кузьминның ел башыннан нинди үзгәрешләр күзәтелүе турындагы хисабыннан башланды.

    Савруш авыл клубы бинасына капиталь ремонт ясалган. 120 квадрат метр торак сафка баскан. Иске Саврушта яңа җәяүлеләр кичүе төзелгән. Җирле халык ярдәме белән Саврушта һәм Түбән Саврушта буалар булдырылган. Авыл җирлеге территориясенә модульле ветеринария пункты бинасы кайтарылган, ул куллануга тапшырылгач шулай ук Урмандеево авыл җирлегенә дә хезмәт күрсәтәчәк. Сөт җыючылар Валерий Семенов һәм Петр Иванов сөт җыю эшен актив алып баралар. Саврушлылар үзара салым җыюны районда беренчеләрдән булып - 1 майга төгәлләделәр һәм бүген вак таш сатып алуны көтәләр.

    Алдагы чорга да эшләр планы билгеләнгән. Түбән Савруш авылы урамнарны яктыру программасына кертелгән, монда 1800 метр кабель сузу һәм 10 яңа яктырту ноктасын кабызу, Саврушта 1500 метр үткәргеч сузу һәм 5 яктырту ноктасын кабызу планлаштырыла. Проблемаларны да санап үттеләр - Иске Саврушта кичү авария хәлендә. Әлеге авыл җирлегендә дә, башкалардагы кебек үк, малларның иректә утлап йөрүе төп проблемаларның берсе булып тора. Урамнар буйлап дуңгызлар, бозаулар, кәҗәләр йөри. Моңа киртә кую максатларында төзекләндерү кагыйдәләрен бозуга кагылышлы 5 административ беркетмә төзелгән.


    Иске Тимошкино авыл җирлегендә дә граҗданнар җыены конструктив сөйләшүгә әверелде.

    Җирлек башлыгы Федор Степанов 2016 ел башыннан башкарылган барлык эшләр турында хисап тотты: Яңа Тимошкинода юлларны күтәреп тигезләгәннәр, вак таш җәйгәннәр, референдум үткәргәннәр һәм үзара салым буенча 284 мең сум акча җыйганнар, авыл территорияләрен тәртипкә китергәннәр, Иске Тимошкино авылы янындагы "Тарса" чишмәсен төзекләндергәннәр һәм аны тантаналы төстә ачканнар. Тренажерлар белән спорт мәйданчыгы төзегәннәр, Медянкада юлны тигезләгәннәр, халык катнашында Яңа Тимошкинода ике күпер төзекләндерелгән, шулай ук бу авылда янгын гидранты урнаштырганнар, суүткәргечләрне ремонтлаганнар. Кайбер гражданнарның терлекләрен ирекле утлап йөрүгә чыгарып җибәрүе - җирлек өчен проблемалы мәсьәлә булып тора. Моның нәрсәгә китергәне билгеле, мисал өчен иректә йөргән кәҗәләр төзекләндерелгән "Тарса" чишмәсе тирәсендәге чәчәк түтәлләренә зыян салганнар.

    Катнашучылар шулай ук икенче яртыеллык планнары белән дә таныштылар. Үзәк биләмәдә Заречьная, Яңа Тимошкинода Энгельс урамнарын, Ерепкино, Медянкада юлларны тиешле торышка китерү, суэтем башнясы өчен ике насос сатып алу һ.б.лар.

    - Бөтен эшне дә бергәләп эшләргә, - дип билгеләп үтте үзенең мөрәҗәгатендә район башлыгы Камил Гилманов. - Уйланылганнарның барысын да тормышка ашыру өчен халыкның актив катнашуы белән җирлек җитәкчелегенә, депутатлар корпусына ярдәм итү кирәк. Ә бит планлаштырылганнарның барысы да - халык өчен.


    Кызыл Тау авылы халкының җирле һәм район җитәкчелеге белән мөһим сөйләшүгә күптән бергә җыелганы юк иде.

    Тикшерүгә дә иң актуаль мәсьәләләр генә кертелде. Алар иң беренче эш итеп "Сөлчә" ҖЧҖ составында бергә эшләү һәм яшәү теләген җиткерделәр. Берничә еллар элек Кызыл Тау авылы халкын искекыязлылылар белән берлектә бер күмәк хуҗалык (Вахитов исемендәге колхоз) берләштерде. Игенчелек, терлекчелек тармакларын бергә күтәрделәр, объектларны күмәкләп төзеделәр. Бердәм булып, эшкә җаваплы якын килеп хезмәт куйдылар һәм бүген дә "Сөлчә"дә шулай эшләргә әзер алар.

    Беренче яртыеллыкта төзекләндерү планында җирлектә күп эшләр башкарылган. Иске Кыязлы авылы эчендәге юллар балчык белән күтәртелгән, вак таш саласы гына калган. Икенче суэтем башнясы куллануга тапшырылган, үзәк биләмә чүплеге тәртипкә китерелгән һәм чүпне үзәкләштерелгән алым белән чыгару оештырылган. Яңа Кыязлы авылында зур бәйрәм - авылның 100 еллык юбилее билгеләп үтелде. Кызыл Тауда суга бәйле проблема бар, су бирүне җайга салу өчен насос кирәк. Аны үзара салым акчасына сатып алу планлаштырыла. Иске Кыязлыда чишмәне төзекләндерү - алда торган бурычлар планына кертелгән.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: