Аксубаево
  • Рус Тат
  • “Халык контроле“ эшли

    "Халык контроле" дәүләт мәгълүматлар системасына 90 меңгә якын мөрәҗәгать килеп иреште. Аксубай районыннан 196 гариза җибәрелгән. Шуның 138е - уңышлы хәл ителгән, 5се - карала, 39ы - планга кертелгән һәм 14е кире кагылган. Гаризаларның күбесе төзекләндерүгә, юллар торышына, юл хәрәкәтен оештыруга, 15е мобиль элемтәсе сыйфатына кагыла, суга, сату кагыйдәләрен бозуга,...

    "Халык контроле" дәүләт мәгълүматлар системасына 90 меңгә якын мөрәҗәгать килеп иреште.

    Аксубай районыннан 196 гариза җибәрелгән. Шуның 138е - уңышлы хәл ителгән, 5се - карала, 39ы - планга кертелгән һәм 14е кире кагылган. Гаризаларның күбесе төзекләндерүгә, юллар торышына, юл хәрәкәтен оештыруга, 15е мобиль элемтәсе сыйфатына кагыла, суга, сату кагыйдәләрен бозуга, поликлиника һәм хастаханәләр, чүп-чар өемнәре, авыл хуҗалыгына кагылышлы гаризалар да бар. "Мәктәп эко-патруленә" килгәндә, Аксубайдан 64 гариза кергән, 43 гариза буенча мәгълүматлар дөреслеккә туры килми, 21е - чишелгән. Исегезгә төшерәбез, аксубайлылар "Халык контроле"нә ялган аракы турында хәбәр итә ала. Дөрес мәгълүмат өчен акчалата бүләк каралган.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: