Аксубаево
  • Рус Тат
  • Фондларны еш алыштырмагыз

    Банкларда, иминият компанияләрендә пенсия тупланмаларын дәүләтнеке булмаган (НПФ) төрле пенсия фондларына күчерүне таләп иткән очраклар ешайды. Мондый тәкъдимнәр белән өйгә дә киләләр хәтта. Үзегезнең тупланмаларыгызны НПФга күчермисез икән, киләсе елдан дәүләт аларны үзләштерәчәк, имеш. Чынлап та пенсия тупланмаларыннан коры калу мөмкинме, аларны дәүләт пенсия фондыннан шәхси фондларга күчерү кирәкме, бу...

    Банкларда, иминият компанияләрендә пенсия тупланмаларын дәүләтнеке булмаган (НПФ) төрле пенсия фондларына күчерүне таләп иткән очраклар ешайды.

    Мондый тәкъдимнәр белән өйгә дә киләләр хәтта. Үзегезнең тупланмаларыгызны НПФга күчермисез икән, киләсе елдан дәүләт аларны үзләштерәчәк, имеш. Чынлап та пенсия тупланмаларыннан коры калу мөмкинме, аларны дәүләт пенсия фондыннан шәхси фондларга күчерү кирәкме, бу хакта УПФР җитәкчесе урынбасары Николай Кистеневтан кызыксындык.

    - Дәүләт пенсия тупланмаларын "үзенә" алмый, - дип белдерде белгеч. - Пенсия тупланмаларын НПФка күчерүдә бернинди дә таләпләр юк. Аларның кайда формалашуына карамастан (ПФР да, НПФ да булырга мөмкин), тупланмалар инвестицияләнә һәм пенсиягә чыкканнан соң алар сезгә түләнәчәк.

    Тупланмаларны дәүләтнеке булмаган пенсия фондларына күчерергәме әллә юкмы - ул һәр гражданинның үз хокукы. Кемгә күбрәк ышанасың - дәүләткәме яки шәхси компаниягәме, кеше үзе хәл итә.

    - Әгәр дә тупланманы НПФга күчерергә карар кылгансыз икән, фондны сайлап алуга җаваплы якын килегез, - дип кисәтә Николай Анатольевич. - Тагын шуны истән чыгармаска, әгәр дә сез пенсия фондын биш елга бер тапкыр гына түгел, ә ешрак алмаштырасыз икән, сезнең акчагыз инвесттабышсыз күчәчәк.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: