Аксубаево
  • Рус Тат
  • Фикерләр фестивале

    Казанда РТның күпбалалы гаиләләре республика фестиваль-ярминкәсе узды. Анда Урмандеево авылыннан тәрбиягә бала алган Максимовлар гаиләсе дә катнашты. Күпбалалы гаиләләр уртача статистик гаиләләрдән ничек аерыла соң? Әлбәттә инде, төрле эшләрне башкарырга, үзләренең иҗатлары белән кешеләрне шатландырырга сәләтле булулары белән. Төп шартларның берсе - ата-аналарның оештыра белү сәләте. Ярминкәдә күпбалалы гаиләләрнең иҗат...

    Казанда РТның күпбалалы гаиләләре республика фестиваль-ярминкәсе узды.

    Анда Урмандеево авылыннан тәрбиягә бала алган Максимовлар гаиләсе дә катнашты.

    Күпбалалы гаиләләр уртача статистик гаиләләрдән ничек аерыла соң? Әлбәттә инде, төрле эшләрне башкарырга, үзләренең иҗатлары белән кешеләрне шатландырырга сәләтле булулары белән. Төп шартларның берсе - ата-аналарның оештыра белү сәләте. Ярминкәдә күпбалалы гаиләләрнең иҗат күргәзмәсе урын алды һәм ул гаилә бюджетын төрлечә тулыландырып булуын күрсәтте. Төрле камыр ризыкларына заказлар кабул итеп, бу эшкә балаларны да җәлеп итәргә мөмкин.

    Максимовлар концерт программасында да катнаштылар - Михаил чуаш телендә җыр башкарып, уңышка иреште. Фестиваль Татьяна Максимова җитәкчелек иткән Урмандеево авыл китапханәсе каршындагы күпбалалы һәм тәрбиягә бала алган гаиләләр клубының чираттагы очрашуы өчен бик күп кирәкле материал бирде.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: