Аксубаево
  • Рус Тат
  • Фаплар ачылды

    Бу атнада районда Карасу һәм Яңа Аксубайда модульле фельдшер- акушерлык пунктлары ачылды. Яңа объектлар "2012-2016 елларга Татарстан Республикасының авыл торак пунктларында яшәүче халкына беренче медицина-санитария ярдәме күрсәтүне камилләштерү" Президент программасы ярдәмендә һәм район башлыгы Камил Гилманов булышлыгы белән төзелде. Ачык кызгылт сары төстәге биналар авыл бизәге булып тора. Алар зур...

    Бу атнада районда Карасу һәм Яңа Аксубайда модульле фельдшер- акушерлык пунктлары ачылды.

    Яңа объектлар "2012-2016 елларга Татарстан Республикасының авыл торак пунктларында яшәүче халкына беренче медицина-санитария ярдәме күрсәтүне камилләштерү" Президент программасы ярдәмендә һәм район башлыгы Камил Гилманов булышлыгы белән төзелде.

    Ачык кызгылт сары төстәге биналар авыл бизәге булып тора. Алар зур түгел һәм уңайлы - элеккеге ярым җимерек корылмалардан күпкә үзгә. 63 квадрат метрлы бинада фойе, санузел, көтеп тору залы, чишенү, процедура һәм кабул итү бүлмәләре урнашкан. ФАПлар яңа җиһазлар белән тулыландырылган һәм барлык замана таләпләренә җавап бирә.

    Карасуда 21 еллык стажы булган фельдшер Малик Зәйнуллин эшли. Аның җаваплылыгында 510 кеше. Яңа Аксубайда авыл кешеләренең сәламәтлеген Татьяна Лизунова кайгырта. Ул, Кече Аксубайны да кертеп, 400 кешенең сәламәтлеге өчен җавап бирә. Медицина хезмәткәрләренең икесе дә үз эшләрен намуслы башкаралар һәм халык арасында абруй казанып өлгергәннәр. Диспансерлаштыруны төгәлләгәннәр, хәзерге вакытта халыкка гриппка каршы вакцинация ясауга керешкәннәр.

    - Без процедураларны салкын, дымлы бинада ала идек, - дип сөйләделәр авыл кешеләре. - Хәзер исә уңайлы шартлар булдырылган. Моның өчен республика һәм район җитәкчелегенә рәхмәтләребез чиксез.

    - Сәламәтлек саклау тармагында иң төп бурычларның берсе - ул барлык кешегә дә сыйфатлы беренче медицина ярдәме күрсәтү, - дип билгеләп үтте ФАПларны ачу тантанасында катнашкан сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Фатихов. - ФАПлар төзү Программасы бишенче ел гамәлдә инде. Ул авылда медицина ярдәме күрсәтүгә юнәлдерелгән. Аның кысаларында 2016 елда гына да республикада модульле технология буенча 41 ФАП, бер табиблек амбулаториясе һәм биш патолого-анатом бүлеге сафка баскан.

    Район башлыгы Камил Гилманов үз чыгышында, республика хөкүмәте, район җитәкчелегенең уртак көче белән авыл кешеләренең тормышын яхшырту өчен күп эшләр башкарыла, ел саен ачылган ФАПлар моңа дәлил булып тора, дип ассызыклады.

    - Бүген Карасу һәм Яңа Аксубай халкы өчен зур бәйрәм, - диде Камил Камал улы. - Барыгызга да сәламәтлек һәм уңышлар телим.

    Фельдшерлар авыл халкы исеменнән җитәкчелеккә рәхмәтләрен җиткерделәр:

    - ФАПлар - авылда тормыш шартларын тәэмин итү өчен кирәк. Сәламәтлек саклау учреждениесе эшли икән, димәк, авыл яши.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: