Аксубаево
  • Рус Тат
  • Эшмәкәрләргә

    Татарстан Республикасының Икътисад министрлыгы "ЛИЗИНГ- ГРАНТ" программасы буенча субсидияләр алымында дәүләт ярдәме тәкъдим итү өчен Татарстан Республикасының кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларын сайлап алуга конкурс үткәрү хакында игълан итте. Сайлап алу конкурсында катнашуга гаризалар кабул итү "Татарстан Республикасында кече һәм урта эшмәкәрлеккә ярдәм итү һәм үстерү программаларын гамәлгә ашыру үзәге"...

    Татарстан Республикасының Икътисад министрлыгы "ЛИЗИНГ- ГРАНТ" программасы буенча субсидияләр алымында дәүләт ярдәме тәкъдим итү өчен Татарстан Республикасының кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларын сайлап алуга конкурс үткәрү хакында игълан итте.

    Сайлап алу конкурсында катнашуга гаризалар кабул итү "Татарстан Республикасында кече һәм урта эшмәкәрлеккә ярдәм итү һәм үстерү программаларын гамәлгә ашыру үзәге" ГКУда 2016 елның 18 июленнән 2016 елның 17 августына кадәр, дүшәмбедән пәнҗешәмбегә кадәр Мәскәү вакыты белән сәгать 9:00 дан 18:00 гә кадәр, җомга көнне 9:00 дан 16:40 сәгатькәчә, Казан шәһәре, Мәскәү урамы, 55 нче йорт адресы буенча гамәлгә ашырыла, тел./факс (843) 524-90-90. Сайлап алу һәм бәйге нәтиҗәләрен игълан итү Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2013 елның 19 июнендә кабул ителгән 416 нчы карарына (ТР Министрлар Кабинетының 11.07.2016 ел, 470 нче карары редакциясендә) нигезләнеп үткәрелә. Катнашучыларның гаризаларын кабул итү, аларның сроклары, ТРның кече һәм урта эшкуарлары субъектларына карата башка таләпләр турындагы мәгълүматлар һәм шулай ук әлеге субсидияләрне тәкъдим итү буенча сайлап алу конкурсы Тәртибе Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының www.mert.tatarstan.ru рәсми сайтында урнаштырылган. Барлык консультатив һәм оештыру ярдәмен шәһәр тибындагы Аксубай бистәсе, Ленин урамы, 8 нче йорт адресы буенча (тел.: 2-84-87) Аксубай муниципаль районы Башкарма комитетының икътисад бүлегендә алырга була.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: