Аксубаево
  • Рус Тат
  • Экстремистлыкка –“Юк“

    Мәдәният хезмәткәрләренә иминлек хакында "Экстремистлыкка - Юк" айлык кысаларында мәдәният хезмәткәрләре белән семинар үткәрелде. Семинарда гаепсез кешеләрнең гомерен өзгән террор актлары, илдә һәм бөтен дөньядагы экстремистлык күренешләре турында сөйләделәр. Мәдәният хезмәткәрләренә җәмгыятьтәге әлеге күренешләргә ничек каршы тора алу, җәмәгать урыннарында шикле әйберләргә тап булгач, шикле кешеләр белән очрашкач нәрсә эшләргә...

    Мәдәният хезмәткәрләренә иминлек хакында "Экстремистлыкка - Юк" айлык кысаларында мәдәният хезмәткәрләре белән семинар үткәрелде.

    Семинарда гаепсез кешеләрнең гомерен өзгән террор актлары, илдә һәм бөтен дөньядагы экстремистлык күренешләре турында сөйләделәр.

    Мәдәният хезмәткәрләренә җәмгыятьтәге әлеге күренешләргә ничек каршы тора алу, җәмәгать урыннарында шикле әйберләргә тап булгач, шикле кешеләр белән очрашкач нәрсә эшләргә кирәклекне аңлаттылар.

    - Мәдәният учаклары - авылда кешеләрнең очрашып сөйләшү урыны, монда төрле буын һәм милләт кешеләре очраша. Шуңа да толерантлыкка багышланган, яшь буын вәкилләрендә халкыбызның кыйммәтләрен һәм гореф-гадәтләрен тәрбияләүче чараларны күбрәк оештырырга кирәк. Һәм, әлбәттә инде, тәрбияләүнең әлеге төре тамга өчен генә үткәрелергә тиеш түгел, - дип билгеләп үтте үз чыгышында террорчылыкка каршы тору комиссиясе рәисе Эльмира Крайнова.

    Семинар соңында катнашучылар террор корбаннарын бер минутлык тынлык белән искә алдылар, алар истәлегенә шәмнәр куйдылар.

    Фото: www.tatfolk.ru

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: