Аксубаево
  • Рус Тат
  • Егетләр армиягә китә

    Ял көннәре алдыннан районнан Татвоенкоматның җыелу пунктына 11 егет китте. Районның хәрби комиссариаты алдында иртәдән үк музыка яңгырап торды, әләмнәр җилфердәде. Районның төрле почмакларыннан автомашиналар килеп туктады. Армиягә китәсе егетләр бер-бер артлы хәрби комиссариат бинасына үттеләр. - Миңа 19 яшь, узган ел Чуаш Енорускиносы мәктәбен тәмамладым, машина йөртүче һөнәрен үзләштердем,...

    Ял көннәре алдыннан районнан Татвоенкоматның җыелу пунктына 11 егет китте.

    Районның хәрби комиссариаты алдында иртәдән үк музыка яңгырап торды, әләмнәр җилфердәде. Районның төрле почмакларыннан автомашиналар килеп туктады. Армиягә китәсе егетләр бер-бер артлы хәрби комиссариат бинасына үттеләр.

    - Миңа 19 яшь, узган ел Чуаш Енорускиносы мәктәбен тәмамладым, машина йөртүче һөнәрен үзләштердем, - дип сөйләде егетләрнең берсе. - Укырга кергән идем, әмма башта армиядә хезмәт итеп кайтырга карар кылдым. Ошап китсә, вакытлы хезмәттән соң, контракт буенча калачакмын. Юк икән, кайтып укуымны дәвам итәчәкмен. Бүгенге көндә иптәшләремнең күпчелеге контракт буенча хезмәт итәләр. Аны озатырга дуслары һәм сеңлесе килгән.

    - Минем дә әнием өйдә калды, - дип өстәде җилкәсенә чигелгән сөлге салган тагын бер булачак солдат. Элеккегедән калган йола буенча, ата-аналар улларын армиягә өйдән генә озатырга тиеш, бу гадәт чуаш авылларының күпчелегендә әле дә булса сакланып килә. Уллары намуслы хезмәт итеп, өйләренә исән-имин кайтсыннар өчен, әниләр барысына да риза.

    - Ә сөлгене кем чикте? - дип кызыксынам егетләрнең берсеннән.

    - Әбием, - дип җавап бирде ул. - Ул кул эшләренә бик оста. Тик күзләре генә начаррак күрә. Вакыт бик тиз үтеп китәчәк.

    Саубуллашу мизгелләре дә килеп җитте. Бүген яңа гына армия сафларына китәчәк егетләрне хәрби хезмәткәрләр дип атарга була Аксубайлылар Адел Гелметдинов, Роман Сафронов, Чуаш Енорускиносыннан Иван Исаншин, Иске Мокшинодан Андрей Козлов, Анатолий Крайнов, Данила Самаренкин, Владислав Скрипачев, Иске Чуаш Адәмсуыннан Василий Маков, Яңа Тимошкинодан Александр Петров, Васильевкадан Александр Сафронов, Карасудан Зөлфәт Галиевләрнең тормышлары моннан соң команда буенча дәвам итәчәк. Беренче командага тигез саф булып төзелеп басарга дигән боерык бирелде. Районның хәрби комиссары Рәшит Фәсхетдинов егетләргә аталарча хәер-фатихасын бирде, лаеклы хезмәт итеп, туган нигезләренә сәламәт, нык булып кайтуларын теләде.

    - Хәрби хезмәтнең иң төп моментларының берсе - иминлек чараларын кискен үтәү, - дип ассызыклады отставкадагы генерал-майор Анатолий Молоствов. - Уставта барысы да анык итеп язылган, үтәргә генә кирәк. Әгәр дә нинди дә булса проблема килеп туа икән, офицерларга мөрәҗәгать итегез. Без сезнең аксубайлыларның матур традициләрен - Ватанга намуслы хезмәт итүне дәвам итүегезгә ышанабыз. Командирларыгыздан рәхмәт хатлары гына көтәчәкбез.

    Истәлеккә фотосурәт. Берничә минуттан егетләр автобустан урын алдылар. Һәм ул озатырга килгән кешеләрне артта калдырып, юлга кузгалды. Бер-ике көннән егетләр хәрби киемнәр киеп, хезмәт итәсе урында булачак.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: