Аксубаево
  • Рус Тат
  • Эчүеңне ташламасаң – балаңны тартып алачаклар

    Даими рәвештә хәмер белән мавыккан һәм үзләренең балаларын тиешле дәрәҗәдә тәрбияләмәгән ата-аналар кабаттан балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссия игътибарына эләктеләр. Комиссияне башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Сергей Александров җитәкләде. Үз тәрбиясендә булган студент кызына акча җибәрмәгән бер анага карата ачылган эш шау-шу тудырды. Ул опекага алган икенче баласына да тиешле тәрбия...

    Даими рәвештә хәмер белән мавыккан һәм үзләренең балаларын тиешле дәрәҗәдә тәрбияләмәгән ата-аналар кабаттан балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссия игътибарына эләктеләр.

    Комиссияне башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Сергей Александров җитәкләде. Үз тәрбиясендә булган студент кызына акча җибәрмәгән бер анага карата ачылган эш шау-шу тудырды. Ул опекага алган икенче баласына да тиешле тәрбия бирми. Үзе тудырган сабыена да игътибары аз. Опека һәм попечительлек бүлеге аның өенә бер генә тапкыр бармаган. Ваемсыз ананы берничә тапкыр балигъ булмаган укучы кызына акча җибәрергә мәҗбүр иткәннәр. Ә соңгы рейд вакытында өендә дә булмаган хәтта. Балалары исерек әтиләре белән генә булганнар. Ашарга юк. КДН, эшне тикшереп, ананы алкоголь бәйлелектән дәваланырга җибәрергә карар кылган. Бу да ярдәм итми икән, опека килешүен өзеп, балаларны намуслырак туганнарына тапшырачаклар.

    Мәҗбүри дәвалануга тагын берничә ата-ананы җибәрергә карар кылдылар. Кайберләренең балалары бөтенләй кечкенә, инвалид бала да бар. Алар даими тәрбия, өлкәннәрнең игътибар һәм кайгыртуын таләп итә. Кагыйдә буларак, педагогик коррекция һәм психологик ярдәм кирәк. Мондый ата-аналар азык-төлек сатып алырга, коммуналь хезмәтләргә түләргә акча тапмасалар да, һәр көнне хәмер чөмерүгә аларның акчасы бар. Алкоголь бәйлелектән дәвалану - ул балалары янәшәсендә калу өчен аларның соңгы шансы.

    - Һәр бала язмышы безне борчый, - дип билгеләп үтте Сергей Александров. - Ата-аналарны туры юлга бастырып булмый икән, соңгы чараларны кулланырга туры киләчәк - тагын да яманрак эшләргә киртә кую өчен балаларны тартып алырга.

    Балигъ булмаган балалары җәмәгать урыннарында исерек килеш тотылган гаиләләрдәге хәлләрне бөтен яклап өйрәнделәр. Тагын шул хәл кабатлана икән, ата-аналар штраф түләячәк. Ә яшүсмерләргә, спиртлы эчемлек татып караганчы, үзләренең киләчәкләре турында уйланырга.

    Социаль куркыныч хәлдә булган һәр гаиләдә әңгәмә алып барылды. Уңышсыз булуның сәбәпләре ачыкланды, эшкә урнаштыруда, алкогольгә бәйлелектән дәвалауда, психологик-педагогик ярдәм чаралары турында фикер алыштылар.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: