Аксубаево
  • Рус Тат
  • Дәүләт пенсияне икеләтә арттырсын өчен

    Аксубайлылар дәүләтнең пенсияне икеләтә арттыруына исәп тота алалар. Дәүләт финанслау Программасына керү өчен 2014 елның 31 декабренә кадәр гариза биргән һәм түләүләр керткән кешеләр пенсиянең икеләтә артуына исәп тота алалар. Ләкин алар үзләренең тупланма пенсияләренә ел саен 2000 сумнан да ким булмаган күләмдә акча күчерергә тиеш. Бу очракта дәүләт кертемнәрне...

    Аксубайлылар дәүләтнең пенсияне икеләтә арттыруына исәп тота алалар.

    Дәүләт финанслау Программасына керү өчен 2014 елның 31 декабренә кадәр гариза биргән һәм түләүләр керткән кешеләр пенсиянең икеләтә артуына исәп тота алалар. Ләкин алар үзләренең тупланма пенсияләренә ел саен 2000 сумнан да ким булмаган күләмдә акча күчерергә тиеш. Бу очракта дәүләт кертемнәрне икеләтә арттыра, аларның пенсия счетына шундый ук сумманы күчерә. "Финанслау программасы вакыт белән чикләнгән, дәүләт кертемнәрне икеләтә арттыруны 10 ел агымында гамәлгә ашыра, - дип белдерде УПФР җитәкчесе урынбасары Николай Кистенев. - Әгәр пенсиянең тупланма өлешенә ел саен күчерелгән акча күләме 2000 сумнан ким икән, бу очракта дәүләт тарафыннан икеләтә ярдәм күрсәтелмәячәк".

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: