Аксубаево
  • Рус Тат
  • Дәүләт хезмәтләре сайты аша – гадиләштерелгән процедура буенча

    Дәүләт хезмәтләре тәкъдим итү процедурасын порталында теркәлеп, билгеле дәрәҗәдә тизләтергә мөмкин. Нәтиҗәдә бу халыкка Эчке эшләр органнарына мөрәҗәгать иткәндә шәхси вакытларын һәм дәүләт пошлинасы түләгәндә акчаларын экономияләргә мөмкинлек бирә. - Граҗданнарның һәм юридик затларның финанс чыгымнарын киметү - порталдан файдалану өстенлеге булып тора, чөнки ул дәүләт хезмәтләре тәкъдим итү буенча...

    Дәүләт хезмәтләре тәкъдим итү процедурасын порталында теркәлеп, билгеле дәрәҗәдә тизләтергә мөмкин.

    Нәтиҗәдә бу халыкка Эчке эшләр органнарына мөрәҗәгать иткәндә шәхси вакытларын һәм дәүләт пошлинасы түләгәндә акчаларын экономияләргә мөмкинлек бирә.

    - Граҗданнарның һәм юридик затларның финанс чыгымнарын киметү - порталдан файдалану өстенлеге булып тора, чөнки ул дәүләт хезмәтләре тәкъдим итү буенча бюрократия тоткарлыкларын бетерү, ришвәтчелекне киметү, административ киртәләрне үтү мөмкинлеген алга сөрә, - дип шәрехләде Россия ЭЭМның Аксубай районы буенча бүлегенең штаб җитәкчесе, эчке эшләр хезмәте подполковнигы Любовь Турлукова.

    - Бүлек дәүләт хезмәтләре тәкъдим итү кысаларында хөкемгә тартылган булу яки булмау, миграция хезмәте, апостиль линиясе буенча ирекле дактилоскопия белешмәләр бирә.

    Табиб күрсәтмәсеннән башка наркотик яки психотроп матдәләр яки башка яңа потенциаль куркыныч психоактив матдәләр кулланган өчен административ җәзага тартылган затка белешмә бирүгә бәйле РФ ЭЭМның хезмәтләр тәкъдим итү буенча Административ регламенты расланган. (Күпфункцияле үзәкләргә мөрәҗәгать итәргә кирәк).

    ЭЭМның 2016 елның 14 ноябрендә кабул ителгән Боерыгына нигезләнеп хөкемгә тартылу (яки тартылмау) факты турында белешмә бирүгә бәйле дәүләт хезмәтләре тәкъдим итү буенча Административ регламентка үзгәрешләр кертелгән - әлеге боерыкка нигезләнеп хөкем ителү (яки ителмәү) җинаять эзәрлекләве факты яки җинаять эзәрлекләве фактын туктату турында белешмә бирүгә дәүләт хезмәтләре тәкъдим итүгә гариза бирүчеләр арасыннан дәүләт һәм муниципаль органнар, элек эчке эшләр органнарына һәм бүлекчәләргә үз хезмәткәрләре һәм эшчеләренә карата мөрәҗәгать итү хокукы тәкъдим ителгән җитәкчеләр хезмәтләр алудан читләштерелә.

    Дәүләт хезмәтләре алу өчен порталында теркәлергә һәм шуннан соң Росссия ЭЭМның Аксубай районы буенча бүлегенә яки Татарстан Республикасы, шәһәр тибындагы Аксубай бистәсе, Октябрь урамы, 46 йортадресы буенча урнашкан дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр тәкъдим итүче Күпфункцияле үзәккә, 5 нче һәм 6 нчы тәрәзәләргә мөрәҗәгать итәргә. Телефоны: 8 (84344) 2-93-05.

    Электрон төрдә тәкъдим ителгән дәүләт хезмәтләре белән ТР ЭЭМның рәсми сайтында "Дәүләт хезмәтләре тәкъдим итү" бүлекчәсендә танышырга мөмкин. Халыкка дәүләт хезмәтләре тәкъдим итү мәсьәләсе буенча 8 (84344) 2-72-06, 2-74-79 телефоннары аша Россия ЭЭМның Аксубай районы буенча бүлегенә яки тәүлек әйләнәсе эшләүче 8 (843) 221-20-02 "кайнар линия" телефонына шалтыратырга

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: