Аксубаево
  • Рус Тат
  • Дәүләт автоинспекторлары бәйрәм итә

    Якшәмбе көнне Россиядә ДАИ оешуның 80 еллыгы билгеләп үтелә. СССР МВД Дәүләт автомобиль инеспекциясенә 1936 елда нигез салына. Шуннан башлап ведомствоның исеме берничә тапкыр үзгәрә. 2009 елда Россия Федерациясе эчке эшләр министры Рәшит Нургалиев 3 июль көнен "Россия Федерациясе Эчке эшләр министрлыгының Дәүләт имин юл хәрәкәте инспекциясе көне" итеп игълан...

    Якшәмбе көнне Россиядә ДАИ оешуның 80 еллыгы билгеләп үтелә.

    СССР МВД Дәүләт автомобиль инеспекциясенә 1936 елда нигез салына. Шуннан башлап ведомствоның исеме берничә тапкыр үзгәрә. 2009 елда Россия Федерациясе эчке эшләр министры Рәшит Нургалиев 3 июль көнен "Россия Федерациясе Эчке эшләр министрлыгының Дәүләт имин юл хәрәкәте инспекциясе көне" итеп игълан итү турында боерыкка кул куя. Районның дәүләт автомобиль инспекторлары елның теләсә кайсы вакытында, тәүлек әйләнәсе транспортларның өзлексез хәрәкәтен тәэмин итеп һәм юл һәлакәтләренә киртә куюда ярдәм итеп, район юлларында кизү торалар, машина йөртүчеләрнең әзерлек дәрәҗәсен тикшерәләр, белем бирү оешмаларында, хезмәт коллективларында профилактик чаралар уздыралар. Юлларда транспорт агымы елдан-ел куәтлерәк була бара, димәк, барлык юл хәрәкәтендә катнашучылар иминлеген һәм тәртибен саклау буенча инспекторларга йөкләнгән җаваплылык дәрәҗәсе дә үсә.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: