Аксубаево
  • Рус Тат
  • Депутаттан – бүләкләр

    Пасха һәр православие кешесе өчен - иң якты бәйрәм. РФ Дәүләт Думасы депутаты, аграр мәсьәләләр буенча комитет рәисенең беренче урынбасары, "Бердәм Россия" партиясенең Генераль Советы әгъзасы Айрат Хәйруллиннан килгән сюрприз бу бәйрәмнән могҗиза көткән Аксубай сабыйларына икеләтә шатлык өстәде. Аксубай чиркәвендә күчтәнәчләр салынган зур тартма белән Депутатның вәкаләтле вәкиле Дмитрий...

    Пасха һәр православие кешесе өчен - иң якты бәйрәм.


    РФ Дәүләт Думасы депутаты, аграр мәсьәләләр буенча комитет рәисенең беренче урынбасары, "Бердәм Россия" партиясенең Генераль Советы әгъзасы Айрат Хәйруллиннан килгән сюрприз бу бәйрәмнән могҗиза көткән Аксубай сабыйларына икеләтә шатлык өстәде. Аксубай чиркәвендә күчтәнәчләр салынган зур тартма белән Депутатның вәкаләтле вәкиле Дмитрий Никифоров пәйда булды. Ул Аксубай чиркәве башлыгы Александр Качаевны һәм чиркәүгә йөргән барлык дин тотучыларны Айрат Хәйруллин исеменнән бәйрәм белән котлап, бүләкне тапшырды, иң изге теләкләрен җиткерде. Чиркәү башлыгы протоиерей Александр Качаев депутатка ихлас рәхмәтен белдерде, аңа һәм аның кулы астында эшәүче барлык коллектив әгъзаларына сәламәтлек, иминлек, хезмәт уңышлары теләде.

    Социаль приют балалары да кунакларны шатлык тулы хисләр белән каршы алдылар. Күчтәнәчләр салынган зур тартма зал түреннән урын алгач, балалар аның эчендә нәрсә барлыгы белән кызыксындылар. Уен залы сөенеч белән тулды.

    - Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллин һәм үз исемемнән сезне якты Пасха бәйрәме белән ихластан тәбриклим! - диде Дмитрий Никифоров. - Сезнең сәламәт, нык, акыллы, республиканың лаеклы гражданнары булып үсүегезне телим!

    Ул сабыйларның барысына да тәмле күчтәнәчләр өләште.

    Приют директоры Гөлнара Шарашева күренекле сәясәт эшлеклесенә изге гамәле өчен чиксез рәхмәтен белдерде.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: