Аксубаево
  • Рус Тат
  • Депутат наказын үтәделәр

    Көзге сайлау кампаниясе алдыннан сайлаучылар район җитәкчесе белән очрашты. Сабан бәйрәме - Сабантуй алдыннан безнең редакциягә депутатларның халыкка биргән вәгъдәләрен ничек үтәүләре хакында берьюлы ике яхшы хәбәр килеп иреште. - Беренче тапкыр безнең хезмәт коллективы һәм тавыш бирүчеләр белән очрашуга килгәч Камил Гилмановка, безгә спорт мәйданчыгы кирәк, дигән үтенечебезне җиткергән...

    Көзге сайлау кампаниясе алдыннан сайлаучылар район җитәкчесе белән очрашты.

    Сабан бәйрәме - Сабантуй алдыннан безнең редакциягә депутатларның халыкка биргән вәгъдәләрен ничек үтәүләре хакында берьюлы ике яхшы хәбәр килеп иреште.

    - Беренче тапкыр безнең хезмәт коллективы һәм тавыш бирүчеләр белән очрашуга килгәч Камил Гилмановка, безгә спорт мәйданчыгы кирәк, дигән үтенечебезне җиткергән идек, - дип сөйли Аксубай универсаль технологияләр техникумы директоры Фәрхат Аюпов. - Бездә белем алучы балалар - сәламәт яшәү рәвеше яклы. Техникумның тулай торагында 70 тән артык студент яши. Без хыялланган спорт мәйданчыгы - волейбол-баскетбол өчен универсаль ачык мәйданчык май уртасына инде әзер иде. Мәйданчык рәсми ачылмаса да, һәр иртә монда физик күнегүләр үтә. Камил Камал улына һәм аның командасына депутат наказын үтәгәннәре өчен бик зур рәхмәт.

    Техникум коллективы һәм студентлар территорияне төзекләндереп - аның тирәсенә җиде меңгә якын төрле чәчәк утыртып, әлеге күркәм эш өчен үзләренчә "рәхмәт" белдерделәр. Гөлләрнең күбесе чәчәк атып утыра, кайберләре чәчәккә бөреләнгән. Димәк ике як та канәгать - студентлар мәйданчыкка сөенеп бетә алмаса, аксубайлылар Мазилин урамындагы чәчәк түтәлләренә карап хозурлана.

    Икенче яңалыкны Төзүчеләр урамында яшәүчеләр җиткерде. Район башлыгы Камил Гилманов белән очрашуда алар урамга асфальт җәюне сорыйлар. Ә инде 9 майга Фәнис Сафин җитәкчелегендәге район юл хезмәткәрләре урамга каты түшәмәле юл җәюне төгәлләп тә куя. Мондый юлга олылар, бигрәк тә бала-чагалар шатланып бетә алмый, алар иртәдән кичкә кадәр урамда велосипедта һәм роликларда йөриләр.

    - Безнең урамга инде 16 ел. Без чагыштырмача яңа микрорайонда яшибез, бу урамда яшь гаиләләр, сабыйлар күп, - дип сөйли әлеге урамда яшәүче Галина Маланчева. - Яңа юл булгач минем күңелем тыныч, яңгыр яуса да шатланам гына, ә бит әлеге еллар агымында, яңгырдан соң урамнан машина белән түгел, җәяү йөрүе дә проблема иде.

    Редакциягә Төзүчеләр урамында яшәүче берьюлы берничә гаилә мөрәҗәгать итте -Борисовлар, Дружковлар, Шакировлар, Сафиннар һәм Маланчевлар.

    - Хыялларыбызны тормышка ашырып, безне юллы иткән район башлыгына һәм юл хезмәткәрләренә рәхмәтебез чиксез, - диләр алар, якын араларда урам бәйрәме уздырырга вәгъдә итеп, ә ул күршеләр дуслыгын тагын да ныгытачак.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: