Аксубаево
  • Рус Тат
  • ДАЧ күрше районда. Аңардан ничек сакланырга?

    ТРның Нурлат районында дуңгызларның африка чумасы авыруы таралу очрагы теркәлде. Килеп туган шартларга бәйле рәвештә, ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов "Дуңгызларның африка чумасы белән авыруы таралу куркынычлык тудыру сәбәпле, ТРның аерым территорияләрендә чикләү чаралары (карантин) билгеләү турында"гы Боерыкны имзалады. Дуңгызларның африка чумасы (ДАЧ) буенча хәл район башлыгы Камил Гилманов җитәкчелек иткән...

    ТРның Нурлат районында дуңгызларның африка чумасы авыруы таралу очрагы теркәлде.

    Килеп туган шартларга бәйле рәвештә, ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов "Дуңгызларның африка чумасы белән авыруы таралу куркынычлык тудыру сәбәпле, ТРның аерым территорияләрендә чикләү чаралары (карантин) билгеләү турында"гы Боерыкны имзалады. Дуңгызларның африка чумасы (ДАЧ) буенча хәл район башлыгы Камил Гилманов җитәкчелек иткән гадәттән тыш хәлләр буенча комиссия утырышында тикшерелде. Безнең район территориясендә әлеге куркыныч авыруның таралуына юл куймау буенча төрле чаралар билгеләнде.

    Бүгенгесе көндә ДАЧ буенча хәлнең нинди булуын аңлату үтенече белән, без районның баш ветеринария табибе Сәмигулла Мостафинга мөрәҗәгать иттек.

    - Дуңгызларның африка чумасы Россия Федерациясе территориясендә бик тиз таралды. Һәм ул, кызганычка каршы, безнең район чикләренә дә килеп җитте, - дип белдерде ул. - Гадәттән тыш хәлләр буенча комиссиянең "Дуңгызларның африка чумасы вирусы белән авыруны Аксубай муниципаль район территориясенә кертмәү һәм аның таралуын кисәтү турында"гы карарына нигезләнеп кайбер чаралар билгеләнде. Шул исәптән, авыру белән көрәшү өчен 20 кешедән, дүрт техникадан һәм мобиль йогышсызландыру җайланмасыннан торган катнаш төркем булдырылды. Хезмәткәрләрнең һәммәсе кирәкле махсус кием (чумага каршы костюм), махсус саклану әйберләре белән тәэмин ителгән. Зарарланган территорияне йогышсызландыру өчен тиешле химик матдәләр запасы булдырылды.

    Президентның 2016 елның 1 нче октябрендә "Чикләү чаралары һәм ДАЧ таралу куркынычы янау турында"гы Боерыгы нигезендә алты административ чик арасында (Чистай, Алексеевск, Спас, Чирмешән, Яңа Чишмә, Әлки районнары) безнең район куркыныч янаган икенче зонага керә. Моңа бәйле рәвештә район территориясендә тыела: дуңгызлар һәм аларның итеннән җитештерелгән продукция сату (сәнәгать предприятиеләрендә әзерләнгән терлекчелек продукциясен сатудан тыш); дуңгызларны күчереп йөртү белән бәйле булган авыл хуҗалыгы ярминкәләре, күргәзмәләр; халыктан дуңгызлар сатып алу, шул исәптән ябып торганнарын да; сәнәгать шартларында әзерләнмәгән дуңгыз ите продукциясен почта аша җибәрү; йогышсызландыру өчен Цельсия буенча 70 градустан артык температурада эшкәртү үтмәгән дуңгызчылык продукциясен һәм чималын, тере дуңгызларны территориядән чыгару.

    Чаралар планы нигезендә бүгенгесе көндә Нурлат районы юнәлешендә ике пост эшли, аларда ветеринария хезмәте һәм полиция хезмәткәрләре кизү тора. Аларның бурычы - районга ДАЧ авыруы керүенә чик кую өчен транспортны дуңгызчылык продукциясе, дуңгызлар, алар өчен азык ташуны тикшерү.

    - Сәмигулла Хәбибуллович, районның баш ветеринария табибе буларак, аерым йортта яшәүчеләргә нәрсә киңәш итәр идегез? Аларга нәрсә эшләргә?

    - Һәркем хәлне аңларга, ветеринария киңәшләрен үтәргә тиеш. Терлекләрне чикләү чаралар белән тәэмин итегез, санитария таләпләрен төгәл үтәгез. Дуңгызларны һич кенә дә ирекле утлауга чыгармаска, аларны ябык урыннарда тотарга, башка терлекләр белән йөртмәскә кирәк. Әгәр, мәсәлән, урманга гөмбә җыярга барсагыз, шул ук аяк киеме белән дуңгызлар янына чыкмагыз (чөнки сез ялгыш кына ДАЧ авырулы кабан дуңгызлары эзенә баса аласыз, аяк киеме табанында вирусны китереп чыгаручы микроб булырга мөмикн).

    Барлык санитария кагыйдәләрен һәм кисәтү чараларын үтәү генә авыру белән зарарланудан коткара ала.


    Дуңгызларның африка чумасы - вируслы авыру. Ул үтә кискен, сирәгрәк хроник төстә үтә һәм терлекләрнең үлеменә китерә. ДАЧ белән йортта торучы һәм кыргый дуңгызлар ничә яшьтә булуына бәйсез рәвештә авырыйлар. Кеше сәламәтлегенә һәм гомеренә ул куркыныч янамый. Вирус физик һәм химик тәэсир итүгә үтә дә каршы торучан, термик эшкәртелмәгән дуңгыз итендә һәм аннан әзерләнгән ашамлыкларда саклана. Авыру вирус белән зарарланган азык, тирес, үләксә һәм терлекне суйганнан соң калган калдыклар, талпан аша күчә ала. Зарарлану һәм клиник билгеләр арасы - 2-22 тәүлек. Авыру аеруча кискен булганда терлек кинәттән үләргә мөмкин. Кайбер очракта алар авыруның беренче билгеләре күренгәннән соң 1-3 көн дәвамында һәлак була алалар. Авыруның билгеләре әнә шундый: тән температурасы 41-42 градуска кадәр күтәрелә, сулыш алу ешая һәм терлекнең тәне кызара. Тән тиресенең кайбер урыннарында кызгылт-шәмәхә төстәге таплар барлыкка килә, бармак белән басканда алар агармый. Бүгенгесе көндә авыруны кисәтү чаралары табылмаган.

    Терлекләрнең 100 проценты ДАЧ тан үлә ала. ДАЧ барлыкка килүнең рәсми мәгълүматлары: ДАЧ авыруы килеп чыгуга РФ буенча имин булмаган пунктларның гомуми күләменә карата 45 процент) дуңгызларга тикшерелмәгән азык калдыклары ашату сәбәпче. Зарарлануның тагын бер чыганагы, катнашазык һәм бөртек продуктлары, шулай ук төрле кешеләрдән сатып алынган яшь терлекләр. Россия Федерациясенең башка төбәкләреннән, өлкәләреннән безнең районга килеп автомашинадан сатылган терлекләр дә куркынычлык тудыралар. Кабан дуңгызлары йөргән кукуруз кырында кукуруз ашаган дуңгызларның авыру очраклары теркәлгән. ДАЧ таралган урман читеннән чабып алынган печән ашатканнан соң да терлекләрнең авырып китү очраклары бар.

    Фото: in-kolomna.ru

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: