Аксубаево
  • Рус Тат
  • Чыршыларга бары тик урманда гына сокланырга

    Яңа елга кадәр бик аз вакыт калды. Бу көннәрдә Яңа ел бәйрәменең төп атрибуты - урман гүзәле чыршы игътибар үзәгендә. Күпчелек хуҗалар аны кайдан, нинди бәягә сатып алу турында кайгырталар. Шуның белән беррәттән чыршыны бушлай кулга төшерү өчен, балта алып урманга баручылар да табыла. Андыйларның күп булуын күз алдына китерсәң...

    Яңа елга кадәр бик аз вакыт калды.


    Бу көннәрдә Яңа ел бәйрәменең төп атрибуты - урман гүзәле чыршы игътибар үзәгендә. Күпчелек хуҗалар аны кайдан, нинди бәягә сатып алу турында кайгырталар. Шуның белән беррәттән чыршыны бушлай кулга төшерү өчен, балта алып урманга баручылар да табыла. Андыйларның күп булуын күз алдына китерсәң - яңа ел алдыннан ылыслы агачлардан нәрсә генә калыр икән? Табигать тулы бер иң матур, иң зифа урманнан коры калачак. Торак пунктлар, автомобиль трассалары янындагы күпме куаклар юкка чыгачак, ә бит аларга барыннан да бигрәк биредә мохтаҗлык зур. Шул рәвешле табигатькә китерелгән зыянны кире кайтаруы бик авыр.

    Бер метр биеклектә үсәр өчен чыршыга якынча җиде ел вакыт кирәк. Тернәкләнеп киткәнче алар елына берничә сантиметр гына үсәләр. Һәм шуннан соң гына, әгәр дә шартлар мөмкинлек бирә икән, үсеш елына 8 дән 50 сантиметрга кадәр тәшкил итәчәк. Чыршыларга бары тик урманда гына карап сокланырга кирәк.

    -Яңа ел алдындагы чорда ылыслы яшь үсентеләрне саклау максатларында төрле чаралар күрелә, - дип сөйли Аксубай урманчылыгы җитәкче-лесничие урынбасары Юрий Сазонов. - Һәр участок урманчылыгында яңа ел чыршылары үстерелә. Елның төп бәйрәмендә аксубайлылар өйләрен бизәячәк чыршыларның орлыклары икемеңенче еллар башында ук утыртылган булган! Ә ылыслы агачларны үстерүгә урман хезмәткәрләренә күпме көч куярга туры килгән. Аксубай урманчылыгы тарафыннан үсентеләрне саклауга бәйле мөһим чаралар күрелә. Участок урманчылыклары территорияләре белән янәшә автотрассалар буйлап утыртылган ылыслы агачлар посадкалары янында постлар оештырылган. Урман массивларына якын юлларда эчке эшләр органнары белән берлектә урман сагының патрульләү эше җайга салынган. Законсыз чыршы кискән кеше очрый икән, аны зур күңелсезлекләр көтә. Ылыслы агачларны законсыз кисү сыйфатында урман хуҗалыгына зыян китергән өчен, штраф салыначак. Беренче төркемгә кергән урманнарда нарат агачын кискән өчен - ике мең алты йөз сум күләмендә, чыршы агачы өчен ике мең дүрт йөз сум күләмендә штраф салу каралган. Икенче төркем урманнарда нарат агачын кискән өчен бер мең өч йөз сум, чыршы өчен йөз сумга кимрәк акча чыгарып салырга туры киләчәк. Бәйрәм алдыннан кәефне төшерүнең мәгънәсе бармы икән? Югыйсә әлеге максатлар өчен үстерелгән яңа ел чыршыларын сату барлык участок урманчылыкларында һәм шулай ук Аксубай үзәгендә оештырыла.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: