Аксубаево
  • Рус Тат
  • Чишмә – тормыш чыганагы

    Иске Тимошкинода, төзекләндерелгәннән соң, Тараса чишмәсе ачылды. Авылның барлыкка килүе әлеге чишмәгә бәйле, диләр. Риваятьләрдән билгеле булганча, Тимуш Нерченский хатыны белән Сөнчәледән әлеге төбәккә килеп урнаша. Алар землянкада яшиләр, бу урыннарда сазлык була. Бервакыт Тимушның эте югала. Хуҗасы аны эзләп чыга һәм Тараса елгасы янындагы калкулыкта балалаган килеш таба. Шунда...

    Иске Тимошкинода, төзекләндерелгәннән соң, Тараса чишмәсе ачылды.

    Авылның барлыкка килүе әлеге чишмәгә бәйле, диләр. Риваятьләрдән билгеле булганча, Тимуш Нерченский хатыны белән Сөнчәледән әлеге төбәккә килеп урнаша. Алар землянкада яшиләр, бу урыннарда сазлык була. Бервакыт Тимушның эте югала. Хуҗасы аны эзләп чыга һәм Тараса елгасы янындагы калкулыкта балалаган килеш таба. Шунда ук чишмә дә була. Тимуш нәкъ менә шул урынга килеп урнаша да. Тиздән танышлары да килеп төпләнәләр һәм Бердебяково авылына нигез салалар. Петр I боерык чыгарганнан соң авыл Тимошкино дип йөртелә башлый.

    Димәк, Тараса чишмәсе 316 еллык авылдан да өлкәнрәк. Чуаш кызлары аңа су алырга йөргәннәр. Авылга суүткәргеч сузылгач та халык чишмә юлын онытмый, һәр елны чистартып тора, хәтта күперчек тә төзиләр. Халык ярдәм сорап меценатларга һәрдаим мөрәҗәгать итә. Бер ел элек җирле ветераннар советы рәисе Федор Степанов "Нурлатнефть" НГДУга иганә ярдәме күрсәтүне сорап мөрәҗәгать итә. Бүлеп бирелгән акчага төзелеш материаллары сатып алалар. Барлык эшләр дә авыл кешеләренең уртак көче белән башкарыла.

    Хәзер чишмәгә яңа күпер аша чыгасы. Аның ныклыгы район җитәкчелеген каршы алып чыгыш ясаган "Уяв" халык ансамбле биюе белән сыналды. Ике яктан үрелгән койма арасында бетон плитәләр салынган юл. Кем әйтмешли, моны гомерлек дип атарга да була. Чәчәкләргә күмелгән түтәлләр, чыршы һәм юкә агачлары яшелләнеп утыра. Чишмәне ачу тантанасы башланганчыга кадәр иеромонах Иоанн чишмәне һәм ерак түгел генә урнаштырылган түбәсе ябык купельне аруландырды.

    - Туксанынчы еллар авырлыгына, кризиска карамастан, Иске Тимошкино уңышлы авылларның берсе булып калды, - диде сәламләү чыгышында район башлыгы Камил Гилманов.

    - Монда хезмәт сөючән игенчеләр, булдыклы эшмәкәрләр яши. Авылда мәктәп, балалар бакчасы, мәдәният йорты эшли. Җирле артистлар районны, республиканы еракларга таныталар. Авыл төзекләндерү планында да өлге итеп куярлык. Иске Тимошкино - ул районның горурлыгы. Кабаттан ачылган чишмәнең бик күп шатлык-сөенечләр алып килүен, тормышның аның суы кебек чиста һәм пакъ булуын телим. Авыл яшәсен, ә чишмә кешеләрнең ял итү урыны булсын.


    Соңгы биш елда Иске Тимошкино авыл җирлегендә өч ФАП, ветеринария пункты төзелде. Иске Тимошкинода балалар бакчасы, мәктәп, спортзал капиталь төзекләндерелде. Ике авыл мәдәният йорты бинасының түбәләре, тәрәзәләре алмаштырылды. Ерепкинода башлангыч мәктәп ачылды. Яңа уку елында җирлектә 30 баланың беренче сыйныфка аяк басуы - төп казанышларның берсе булып тора.


    - "Тараса", һичшиксез, Тимошкиноның истәлекле урынына әвереләчәк һәм биредә бик күп яшь парлар туйларын бәйрәм итәчәк, - дип билгеләп үтте авыл җирлеге башлыгы Федор Степанов. Ул матди ярдәм күрсәткәннәре өчен район башлыгы һәм башкарма комитетка, "Нурлатнефть" НГДУ җитәкчелегенә, төзекләндерү эшләрен башкарган авылның барлык активистларына рәхмәт әйтте.

    Аркадий Харитонов җитәкчелегендәге "Уяв" ансамбле, Анна һәм Ольга Тербуковалар, Антонина һәм Лилия Артамоновалар, Полина Мулеева башкаруындагы җырлар, Ксения Туйкина тәкъдим иткән бию композициясе бәйрәмгә гүзәллек өстәде. Тантанага килгән һәркем Наталья Кудряшова пешергән ипидән авыз итте.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: